Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Намуслы билге» («Честный знак») кушымтасындагы «Нинди продукт?» сервисы ни өчен кирәк? (сорау-җавап)

- Мин еш кына «Намуслы билге» («Честный знак») кушымтасын кулланам. Күптән түгел анда яңа «Нинди продукт?» сервисын таптым. Әйтегезче, ул ни өчен кирәк?

- «Намуслы билге» мобиль кушымтасында 2025 ел ахырында «Нинди продукт?» дигән яңа сервис барлыкка килде. Бу – продуктлар составын кибет киштәсе янында ук аңларга һәм аларны үзара чагыштырырга ярдәм итүче уңайлы ысул.

Маркировка кодын бер тапкыр гына сканерлау аркылы составын, шикәр, тоз, май, трансмайлар күрсәткечләрен һәм тагын унга якын параметрны күрергә мөмкин.

Яңа сервисның нигезендә Роспотребнадзорның рәсми «Светофор» методикасы тора. Гади сатып алучы өчен барысы да аңлаешлы һәм, иң мөһиме, күрсәтеп бирелә. Төс буенча бирелгән күрсәткечтән продуктта шикәр, тоз, май һәм трансмайларның күләмен шундук аңларга була:

яшел төс – аз эчтәлекле;

сары төс – уртача эчтәлекле ;

кызыл төс – югары эчтәлекле.

Һәр продукт карточкасында 11 күрсәткеч тупланган, шул исәптән аллергеннар, «Е» азык өстәмәләре, калорияләр, аксымнар, майлар һәм углеводлар (АМУ), витаминнар һәм микроэлементлар.

Сервис бу мәгълүматны җиңел аңлаешлы һәм кулай итә.

Материаллар честныйзнак.рф сайтыннан әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев