Саф һавада йөреп кайтуның иң нәтиҗәле һәм иң гади даруларның берсе икәнен беләсезме икән? Бигрәк тә хәзер, караңгы кыштан соң кояш юмарт нурларын бирә башлаганда.
Фото: редакция архивыннан
Көнгә берничә минут йөрү тәнегез һәм акылыгыз белән менә ниләр эшли:
Ми һәм хәтер
Атнага 2 сәгать (мәсәлән, ике көн берәр сәгать) урамда йөрү инсульт куркынычын 20%ка киметә һәм ми активлыгын көчәйтә. Атнага өч тапкыр 50 минут – баш миенең хәтер һәм планлаштыру өлешен саклый.
Йөрәк
Көнгә нибары 30-60 минут йөрү йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын күпкә киметә.
Сөякләр һәм авырлык
Атнага 4 сәгать йөрү сөякләрне ныгыта һәм сыну куркынычын 46%ка киметә. Һәр көнне 1әр сәгать йөрү – артык авырлык барлыкка килү куркынычын 50%ка әзәйтә.
Матдәләр алмашы һәм озын гомерлелек
Көнгә 3500 адым диабет куркынычын 29%ка, ашаганнан соң 15 минут йөрү – кандагы шикәр «сикерешен» 50%ка киметә. Атнага 75 минут тиз-тиз атлау – гомерегезгә, иң азы, 2 ел өсти.
Кәеф
Көн саен 40 минут йөрү депрессия билгеләрен 36%ка киметә һәм матдәләр алмашын нормальләштерә.
! Нәтиҗә: Залларга йөреп үзегезне җәфаламагыз. Иң аздан тотыныгыз – эштән җәяү кайтыгыз, транспорттан бер тукталыш алдан төшеп калыгыз, паркта йөрегез. Тәнегез озак еллар сәламәтлеге белән сезгә рәхмәт әйтер!
Нет комментариев