Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Күкрәк сөте яки сөт кушылмалары? Табиб Валерия Феоктистова аңлатмасы

Ана һәм бала сәламәтлеге атнасы: 31 март – 6 апрель (5 апрель – Неонатолог көне уңаеннан).

Фото: ясалма интеллект

Күкрәк сөте – бәбигә иң кадерле бүләк

Балалар сәламәтлеген саклау – Россия Федерациясенең балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп бурычларыннан берсе.

Бүгенге көндә балаларда нәселдән килгән авыр һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатыннан пренаталь (бала туганчы) һәм неонаталь (тормышның беренче көннәрендә) скрининглар үткәрелә. Бу тикшерүләр авыруны бала тормышының беренче көннәрендә үк диагностикаларга һәм дәваларга мөмкинлек бирә.

Күкрәк сөте – сәламәтлек нигезе

Күкрәк сөте белән имезүне пропагандалау һәм аны хуплау бик мөһим. Күкрәк сөте – бала авыруларының (шул исәптән олыгайганда артык авырлык һәм симерүдән саклану) һәм ана сәламәтлегенең беренчел профилактикасының әһәмиятле чарасы. Ул сабыйларның сәламәт үсеше өчен идеаль туклануны тәэмин итүче алмаштыргысыз ысул.

Әмма практика күрсәткәнчә, балалар сөт кушылмалары (күкрәк  сөтен алыштыручы продуктлар) рекламасы еш кына аларны ана сөте белән чагыштырганда тагын да камилрәк продукт итеп күрсәтә, ананың да, сабыйның да тулы канәгатьлегенә ишарә итә. Нәтиҗәдә, бу продукция күкрәк сөтенә конкуренция тудыра.

Репродуктив сәламәтлек һәм сәламәт йөклелек

Җәмәгать сәламәтлегенең мөһим состав өлешләренең берсе – ана һәм бала сәламәтлеге, шул исәптән репродуктив сәламәтлек һәм сәламәт йөклелек.

Исегезгә төшерәбез: баланың киләчәге – аның тәүге көннәреннән башлана. Күкрәк сөте – иң яхшы бүләк!

Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев