Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Кирәге чыгып куяр

Яхшы киңәш – акчадан кыйммәт

  • ✅Сулып барган гөлләмәне җанландырып җибәрим, дисәгез, суны зарарлый торган бактерияләрне үтерү өчен, бер тамчы «отбеливатель» яки савыт-саба юа торган чара өстәгез. ✅Яки 4 л суга 2 ч.к. нашатырь, йә булмаса, 1 литр суга бер төймә аспирин кушыгыз һәм чәчәкләрне шул суга куегыз.
  • Роза чәчәкләре озаграк саклансын дисәгез, суга керә торган өлешендәге яфракларын һәм энәләрен кисеп алыгыз, ә кәүсәсен астан булдыра алган кадәр кыек кисегез.
  • ✅Бер баш суган согы белән 1/3 чынаяк алма серкәсе катнашмасы ярдәмендә тәнне агартырга – сипкел һәм пигмент тапларны бетерер­гә була. Аларга алты атна дәвамында көнгә бер тапкыр мамык ярдәмендә әлеге сыеклыкны сөртергә кирәк.
  • ✅Әгәр дә духовкагызда термометр юк икән, аның 200°Ска кадәр кызганын беләсе җиңел. Моның өчен берничә шикәр комы бөртеге сибегез, ул 186°Ста эри.
  • ✅Ятар алдыннан кайнар сөт эчегез. Балачактагы кебек рәхәтләнеп йокларсыз.
  • Суган тураганда елыйсыгыз килмәсә, сагыз чәйнәгез.
  • Сөялдән һәм аяк киеме кыра торган урыннарны, махсус пластырьга караганда, скотч яхшырак саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев