Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Канәфер белән дафнә яфрагыннан ясалган төнәтмә бик күп авыруларны дәвалый

Канәфер белән дафнә яфрагыннан ясалган төнәтмә буыннар эшчәнлеген тергезергә сәләтле, арт­роз, артрит, остеохондроз һәм бурсит авыруларына каршы көрәшә.

Авыр­тудан һәм скелет-мус­кул сырхауларының башка күңелсез билгеләреннән котылырга булыша.

Әлеге эчемлекнең шифалы сыйфатлары организмнан зарарлы микроорганизмнарны куа, ялкынсынуны киметә, сызлаудан, шешенүдән, тозлар тупланудан һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеге бозылудан ярдәм итә.

Төнәтмә калийга, тимергә һәм башка файдалы матдәләргә, А, В, һәм С витаминнарына бай. Аны эчкәннән соң, сеңер катламын тергезү өчен, кальцийлы чара кабул итәргә кирәк.

Төнәтмәне ясау өчен, кәстерүлгә ике стакан су, биш дафнә яфрагы һәм өч-дүрт канәфер салып, биш минут кайнатырга кирәк. Аннары уттан алып, капкачын томалап, өч-дүрт сәгать төнәтергә. Сөзеп, унике порциягә бүләргә һәм унике сәгать дәвамында, кечкенә йотымлап кабул итәргә.

Берьюлы эчеп бетерергә һич тә ярамый! Нәкъ менә шулай әз-әзләп кирәк. Моны өч көн кабатларга һәм 20 көннән соң тагын бер курс узарга. Әлеге егерме көн ял иткәндә бер курс кальций кабул итеп алырга кирәклеген онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев