Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Ирләр өчен кирәкле витаминнар

Ирләр һәм хатын-кызлар, җенесләре буенча, төрле витаминнарга мохтаҗ.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Көчле затларыбыз сәламәтлеге өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

А – яман шеш авыруына комачаулый, потенцияне яхшырта.
В – нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, күз күремен яхшырта.
С – холестеринны киметә. Бигрәк тә тартучы ирләргә кирәк.
Е – кан тамырлары эшчәнлеге өчен җавап бирә, яшәүгә кирәкле энергия һәм көчне арттыра, потенцияне яхшырта.
Тимер кергән витаминнар алмаска тырышыгыз. Ул күбрәк хатын-кызларга кирәк. Ирләрдә тимер күплеге йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларына китерергә мөмкин.

40 яшькә кадәрге ирләр өчен аксым синтезын активлаштыручы витамин комплекслары туры килә. Алар мускулларны ныгыта, гормональ фонны көйли, сперманың сыйфатын яхшырта. Бу А, В һәм Е витаминнары.

40 яшьтән узган ирләргә А, С һәм Е витаминнарын сайлау яхшырак. Чөнки картлык процессларын акрынайта торган антиоксидантларга әһәмиятле роль бирергә вакыт.

50+ яшьтәге ирләр өчен А, С, Е һәм В12 витаминнары кирәк. Алар яшьлекне сакларга булыша һәм йогышлы авыруларны аздырмый. Шулай ук потенцияне яхшырта. Д витамины теш, йөрәк сәламәтлеге, сөяк көче өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев