Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары

Эш – эш белән, ә үзебезгә әз генә булса да игътибар кирәк.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Тиз генә бер кыяр алыгыз һәм суыткычтан майсыз эремчегегезне чыгарыгыз. Коры һәм дымландыруга мохтаҗ бит тиресе өчен маска ясап, ярты сәгать ял итеп алыйк, кызлар.

Вәт, шул. Кыярның кабыгын әрчеп, кыргычтан уыгыз. Килеп чыккан боламыкка бер аш кашыгы эремчек кушып болгатыгыз да битегезгә сылап, бик җайлы урынга утырып, 20 минут тирәсе бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп торыгыз. Аннары, чак кына җылы су белән юып төшерегез.

Шул рәвешле, иренмичә генә, атнага 2-3 көн булса да үзегезгә шундый файдалы ял минутлары бүләк итәргә гадәтләнегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев