Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Язгы үләннәр: табигать безгә бүләк иткән сихәтлелек чишмәсе

Язгы үләннәрне дәвалау максатларында куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә киңәш ителә, чөнки үсемлекләрнең кире күрсәтмәләре һәм тискәре нәтиҗәләре булырга мөмкин.

Хәзер табигать йокысыннан уяна. Кышкы кояш һәм витаминнар кытлыгыннан соң, кешеләргә көчләрен тернәкләндерү өчен иң тәүге, файдалы матдәләргә бай үләннәрен бүләк итә.

Инде Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин кебек иң өлгерләр, әле бөтен җирдә кар да эреп бетмәгәндә, беренче сихәтле кычыткан ашларын өч атна элек үк пешереп ашаган. Без дә калышмыйк, җәмәгать! Сәламәтлек – һәрберебезнең иң кадерле байлыгы.

Сүз уңаеннан, кайбер язгы үләннәрнең үзлекләрен сөйләп китик.

1. КЫЧЫТКАН – организмны ныгытучы табигый аптека

Кычыткан составында:

  • Витаминнар: С, А, К, В төркеме
  • Минераллар: тимер, кальций, кремний
  • Органик кислоталар, флавоноид кушылмалары

Файдалы үзлекләре:

  • Организмны гомуми ныгыта
  • Ялкынсынуга каршы тора
  • Тонусны күтәрә
  • Кан китүне туктата
  • Канда эритроцитлар артуга булыша
  • Майны эшкә «җигү» процессын яхшырта
  • Үт суын куа
  • Күзәнәкләрне тернәкләндерә
  • Аналык тонусын арттыра (төнәтмәсен күрем артык күп булганда кулланалар)

ТЫЕЛА: йөклелек вакытында, 12 яшькәчә балаларга, кан куе булганда.

2. ЗӘРДӘ – агулардан арындыручы көчле үлән

Зәрдә составында:

  • Витаминнар: А, РЭ, С, бета-каротин
  • Майлар: эфир майлары, аминокислоталар
  • Кислоталар: аскорбин, лимон, алма
  • Микроэлементлар: кальций, калий, бакыр, тимер, кобальт, бор, титан, марганец
  • Флавоноидлар, кумарин, холин

Файдалы үзлекләре:

  • Организмны гомуми ныгыта
  • Агулардан арындыра
  • Яраларны төзәтә
  • Ялкынсынуга, гөмбәчәкләргә каршы тора
  • Үт суын куа, сидек кудыргыч
  • Авыртуны баса, тынычландыра
  • Тромблар барлыкка килүгә «аяк чала»
  • Тире авырулары белән көрәшә
  • Холестерин бляшкаларын эретә
  • Кан басымын нормальләштерә
  • Анемия, ишемия, подагра, ишиас авыруларында файдалы
  • Онкология интоксикациясен киметә, химиотерапия узучыларга өстәмә ярдәм итә ала

ТЫЕЛА: бөер, ашказаны һәм эчәклек авыруларында, бөердә ташлар барлыкка килгәндә, аллергияле кешеләргә (бик сак кулланырга).

3. ЭТ КАКЫСЫ  – иммунитет ныгытучы ярдәмче

Эт какысы составында:

  • А витамины – күз күрүе, күзәнәкләр яңаруы, тире сәламәтлеге
  • С витамины – иммун системасын ныгыта
  • Минераллар: кальций, калий, тимер, магний
  • Флавоноидлар – организмны әчүдән, ялкынсынудан, аллергиядән саклый, вак кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта

Файдалы үзлекләре:

  • Ашкайнатуны яхшырта
  • Үт суын куа
  • Сидек куа (токсиннар чыгару)
  • Антисептик үзлекле, яраларны төзәтә
  • Иммунитетны ныгыта

ТЫЕЛА: кан оюда җитешсезлекләр, сидек капчыгында яки бөердә таш булганда, үсемлек компонентларына аллергияле кешеләргә, йөклелек вакытында һәм баланы имезгәндә.

Йомгак: табигатьне дөрес кулланабыз

Язгы үләннәр – табигатьнең бушка бүләк иткән байлыгы. Алар дөрес кулланганда сәламәтлекне ныгыта, көч бирә, авырулардан саклый. Ләкин һәрбер үләннең үз чикләүләре бар. Кулланганчы, табиб белән киңәшләшегез!

Сәламәт булыгыз, табигатьнен игелекле үләннәрен акыллы кулланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев