Грипптан сакланыйк
Борыннар җебер, тамаклар карлыгыр вакытлар җитте.
Әмма авыру килергә маташканда, без аңа каршы «ут ачыйк», бирешмик. Синтетик даруларны бик кулланасы килеп тормый, әмма кул астындагы гап-гади һәм нәтиҗәле чаралардан баш тартмыйбыз инде анысы.
Менә алар, сырхаулый башлаганда безгә ярдәм итүчеләр:
Керән – антибиотик сыйфатлары аркасында аны инфекцияләрне дәвалауда һәм тамактагы бактерияләрне юк итүдә кулланырга була.
Сарымсак – салкын тиеп авырганда хәлне җиңеләйтә торган аллицинга ия. Терелгәнче көнгә өч тапкыр вакланган дүрт тырнак сарымсак ашагыз.
Суган – бактерияләргә каршы тору сыйфатына ия.
Алма серкәсе (табигый) – ялкынсынуга һәм микробларга каршы көрәшүче көчле чара. 200 мл җылы суга бер бал кашыгы салып болгатырга һәм эчәргә.
Тозлы кәбестә – С витаминының иң шәп чыганагы, ул аңарда лимонга караганда да күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев