Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Галимнәр исбатлаган: Алкоголь куллану яман шеш үсешенә китерә

29 декабрь – 11 гыйнвар – Яңа ел бәйрәмнәрендә алкогольне чамасыз куллануны профилактикалау атналыгы.

Алкоголь проблемасы бүгенге көндә аеруча җитди булып кала. Аны чамасыз куллану 200дән артык авыру белән бәйле, ә төрле чирләр барлыкка килүдә алкогольнең өлеше 5 проценттан алып 75 процентка кадәр җитә.

Суд-медицина экспертизалары нәтиҗәләрен анализлау күрсәткәнчә, агулануларның төп өлешен этил спирты китереп чыгара. Метанол кебек башка агулы матдәләр өлеше шактый азрак. Бу исә метанол әйләнешен контрольдә тоту һәм суррогатлар белән көрәшү генә түгел, ә гомумән алкоголь куллану күләмен киметү дә мөһим булуын күрсәтә.

Соңгы фәнни тикшеренүләр сыра, шәраб һәм көчле спиртлы эчемлекләрне дә кертеп, алкоголь продукциясенең барлык төрләре онкологик авырулар белән бәйле булуын раслый. Эчемлекнең сыйфаты һәм бәясе нинди булуга карамастан, алкоголь куллану яман шеш үсеше куркынычын арттыра. Алкоголь күләме арткан саен, куркыныч та үсә. Мәсәлән, көн саен 1–2 бокал шәрабка тиң күләмдә алкоголь куллану сөт бизе яман шешенең 6865 очрагына, ә 2–4 бокал – 12 303 очрагына сәбәпче була.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, алкогольнең шартлы «куркынычсыз» нормасы порцияләр белән исәпләнә, һәр порциядә якынча 10 миллилитр чиста этанол була. Ир-атлар өчен рөхсәт ителгән күләм – көненә 3 порциягә кадәр (30 мл этанол) яки атнасына иң күбе 21 порция, шул ук вакытта спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тартылган кимендә 2 көн булырга тиеш. Хатын-кызларга исә көненә 2 порциядән, атнасына 14 порциядән арттырмаска киңәш ителә.

Эчелгән спирт күләмен исәпләү бик гади: эчемлектәге алкоголь процентына аның күләмен тапкырлап, нәтиҗәне 100гә бүләргә кирәк. Мәсәлән, 40 процентлы аракының 100 миллилитрында 40 миллилитр этанол бар, ә 12 процентлы шәрабның 100 миллилитрында – 12 миллилитр.

Яңа ел төнендә алкоголь эчү мәҗбүри дигән кагыйдә юк. Аны алыштырырга була. Курантлар сукканда, күбекле шәраб урынына компот, морс яки соклар салып була. Аларның составына игътибар итегез: мөмкин кадәр табигый ингредиентлардан торсын, шикәр аз булсын, ә иң яхшысы – бөтенләй булмасын. Мөмкинлек булса, туңдырылган җиләк-җимешләрдән эчемлекләрне үзегез әзерләгез.

Беркайчан да балага «балалар шампаны» тәкъдим итмәгез. Алкогольне имитацияләүче эчемлекләр бәйрәмнәрнең «үзенчәлекле» булуын ассызыклый кебек күренсә дә, киләчәктә алкоголь белән бәйле куркынычларны арттыра.

Истә тотарга кирәк: алкогольне хәтта уртача күләмдә куллану да организмга тәэсир итә. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләрдән тулысынча баш тарту – аның тискәре нәтиҗәләреннән саклануның һәм сәламәтлекне саклауның иң ышанычлы юлы.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев