Эрозия башлануының билгеләре нинди?
Акушер-гинеколог Наилә ГАЙНАНОВА сорауларга җавап бирә.
Фото: ясалма интеллект
- Эрозия булганда кан килә башлый, һәм ул шундук йогышлы чиргә бирешә. Хатын-кызларның күбесе, җенси якынлык кылганнан соң, канлы бүлендек килүдән зарлана. Эрозиянең беренче билгеләре шушы инде. Ул җете кызыл төстә, кагылган саен каный. Бер-ике атна узуга, ул йә юкка чыга, йә псевдоэрозиягә әйләнә.
Гинеколог, сездә эрозия, дип әйткәндә, сүз чын эрозия турында бармый әле. Чөнки ул бер-ике атна гына яши. Аның башланган чорын тотып алу мөмкин дә түгел. Псевдоэрозия үзен башкачарак тота. Табиблар лайлалы муентыктагы патологик үзгәрешләрне шулай дип атый. Мондый чакта эпителийда бернинди дә җитешсезлек күзәтелми. Ә менә күзәнәкләр бик тиз үсә башлый.
Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев