Циститтан ничек котылырга?
Биредәге язмалар мәгълүмат сыйфатында гына бирелә һәм табиб консультациясен алмаштыра алмый. Теләсә нинди халык дәвалау чараларын кулланыр алдыннан, һичшиксез, белгеч белән киңәшләшергә кирәклеген кабат искәртәбез!
Бераз-бераз киңәшләр
Теш уртларын ныгыту өчен чыршының яңа сумаласын чәйнәгез;
Үт суын кудыру өчен, 3 аш кашыгы үлмәс гөлне (бессмертник) 1 стакан кайнар суга салып, «су мунчасы»нда ярты сәгать акрын гына кайнатырга. Ашар алдыннан, көнгә өч тапкыр җылы килеш, ярты стакан эчәргә.
Күзләр яшьләнсә, 1 аш кашыгы гөлҗимеш чәчәген бер стакан кайнар суда ун минут кайнатканнан соң, 15 минут төнәтергә. Сөзәргә һәм суытырга. Күзләрне шуның белән юарга.
Цистит булганда, бер чәй кашыгы укроп орлыгын кофе чыгарткычта вакларга, 1 стакан кайнар суда бер сәгать төнәтергә. Ашаганнан соң, көнгә өч тапкыр, яртышар стакан эчәргә. Курс – бер атна. Аннары бер атна ял итәргә һәм кабатларга.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев