Инсульт, инфаркт, эпилепсия: беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре
#кирәклекиңәшләр

Инсульт, инфаркт, эпилепсия: беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре

Әгәр дә күз алдыгызда кешенең хәле начарланса, аңа зыян китермичә ярдәм итү өчен, тиз һәм дөрес гамәлләр башкарырга кирәк.

Фото: ясалма интеллект

ТӨП ЭШЛӘР  

  1. 112 (мобиль телефоннан) яки 103 (стационар теле фоннан) номерларына шалтыратып, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
  2. Әгәр дә кеше аңында булса, киемнәрен чишегез, бил каешын бушатыгыз. Үзе утырырга тырышса, булышыгыз. Әгәр дә ул хәрәкәтләнә алмаса, күтәрмәгез – зарар китерүегез мөмкин. Су тәкъдим итә аласыз.
  3. Әгәр дә кеше аңын җуйса, әмма суласа һәм йөрәк тибеше булса – селкетмәгез һәм торгызырга маташмагыз. Баш миенә кан йөрешен арттыру өчен, аякларын өскәрәк күтәрегез. Гәүдәсен кысып торган барлык нәрсәләрне бушатыгыз, битенә су бөркегез. Нашатырь спирты булса, аны тамызган мамык кисәген борын янына китерегез, чигәләренә ышкырга кирәкми.
  4. Әгәр дә кеше аңында түгел, суламый һәм пульсы да юк икән, йөрәк-үпкә реанимациясе ясарга кирәк. Аның янына тезләнеп, кулларыгызны күкрәк өлешенә куегыз һәм ул аска сыгылырлык, аннары кабат күтәрелерлек итеп, басым ясагыз. Тизлек – минутына 100 басым тирәсе. Күкрәк читлегенә һәр 30 басымнан соң, ясалма сулыш ясагыз: зыян күрүченең авызын ачыгыз, борынын кысып тотыгыз һәм сулыш алып, иреннәрегезне аның авызына терәп, һаваны өрегез. Ике тапкыр сулыш өргәннән соң, йөрәгенә массаж ясауны дәвам итегез.

КАЙБЕР ОЧРАКЛАРДА: 

  • инсульт билгеләре күзәтелгәндә (сөйләве аңлашылмый, ике ирен чите белән дә елмая алмый, ике кулын да берьюлы күтәрә алмый), кешене янына борып яткызыгыз һәм баш астына нәрсә булса да куегыз, тынычлыкта калдырыгыз.
  • инфаркт булганда (күкрәк өлешендә көчле авырту, һава җитми, косасы килә, хәлсезлек, салкын тир), шулай ук, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Үзегез белән аспирин яки нитроглицерин бар икән, бирегез.
  • эпилепсия өянәге вакытында кешене яткызырга һәм баш астына ни дә булса куярга тырышыгыз. Өянәк барышында аны тотып тормагыз, әмма, тончыкмасын яки теле тамагына китмәсен өчен, башын яны белән бора аласыз. Муенын, күкрәк өлешен кысып торган әйберләрдән азат итегез.

ИГЪТИБАР!

  • бик кирәк булмаса, зыян күрүчене бер урыннан икенче урынга күчереп йөртмәскә;
  • чыгып төшкән әгъзаларын яки сөякләрен урынына урнаштырырга тырышмаска;
  • аңында булмаган кешегә дару яки су эчермәскә;
  • ярасыннан чит әйберләрне алып атмаска;
  • зыян күрүчене караучысыз калдырмаска;
  • авыр хәлдәге кешенең киемнәрен салдырмаска – аларны бары тик ертырга яки кисәргә кирәк.

! Тынычлыгыгызны саклагыз һәм ышанычлы эш итегез. Үзегезнең дулкынланган һәм курыккан кыяфәтегез белән зыян күрүченең хәлен тагын да тирәнәйтмәгез. Әгәр дә үз гамәлләрегезгә ышанычыгыз юк икән, башкалардан ярдәм сорагыз һәм ашыгыч медицина ярдәмен көтегез.


Нет комментариев