Бавыр авыртмый, чөнки анда авырту рецепторлары юк. Бавыр чирләре булганда сару кайный, косасы килә, тире саргая һәм башка билгеләр күзәтелергә мөмкин. Күп вакыт авыру билгеләре сизелә башлаганда соң була.
Фото: ясалма интеллект
Бавырны яшьтән сакларга кирәк.
- Көнгә кимендә 2л сыеклык эчегез. Бу – морс, сок, минераль су булырга мөмкин.
- Чамасын белеп, аз-азлап, гел бер вакытта ашагыз.
- Көн саен ботка ашагыз. Солы, карабодай, тарыда бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп.
- Майлы итне мөмкин кадәр чикләгез. Тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ысланган ризык, колбасалар белән мавыкмагыз. Ризыкны парда пешерегез.
- Алкоголь – бавырның төп дошманы.
- Иртән һәм кич ярты сәгатьлек күнегүләр бавыр эшчәнлеген яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга зур зыян сала.
- Гигиена таләпләрен үтәгез. Пычрак кул, күп чирләр, шул исәптән А гепатитына китерә ала.
Комментарии
Без имени
0
0
Аллахемнын рахмэте яусын,менэ шулай урэтеп торыгыз