Бармакларыбызны гына массажлап та, сәламәтлегебезне ныгытып булуына ышанасызмы? Көн саен һәр бармакны 60 секунд тирәсе ышкып, көтелмәгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, дип бара белгечләр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
- Баш бармагыгыз үпкәләрегез һәм йөрәгегез белән бәйләнгән. Аны угалап, үпкәләрегезне чистарта һәм тынкысылудан котыла аласыз.
- Исемсез бармак ашказаны һәм ашкайнату системасы белән бәйле. Ул эч кату һәм ашкайнату белән бәйле башка проблемаларны дәваларга ярдәм итә.
- Имән бармак турыдан-туры эчәклек һәм ашказаны белән бәйләнгән. Аны массажлау диареяны җиңеләйтә.
- Урта бармакны уып, начар йокыдан котыла аласыз. Ул перикард (йөрәкнең тышкы тоташтыручы тышчасы) белән бәйле авырулардан һәм проблемалардан арынырга булыша.
- Чәнти бармак организмда тиешле кан агымын тәэмин итәргә ярдәм итә. Аны ышку баш, муен өлкәсендә мускуллар авыртуын киметү өчен файдалы.
- Уч табаны тәнебездәге төрле нервларга тоташкан һәм шуңа күрә, кул чабу яки учларны бер-берсенә ышку физик сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
- Кулларның өске ягы арка белән бәйле һәм аларны бер-берсенә ышкып, арка авыртуларын дәваларга булышырга, сызлауларны җиңеләйтергә мөмкин.
Әлеге җиңел генә, телевизор карап утырганда да ясап була торган күнегүләр сәламәтлегегезгә ярдәм итә ала. Бүген үк эшләп карагыз!
Нет комментариев