Балигъ булмаган балаларны авиайөртү үзгәрешләре
Һава аша очу – торак пунктлар арасындагы ераклыкны мөмкин кадәр тизрәк үтеп, кирәкле вакытта кирәкле урында булу мөмкинлеге. Еш кына очкыч билетлары алдан сатып алына, үзегез һәм балаларыгыз өчен урыннар сайлана. Балаларның очыш вакытында янәшәдәге урында булуын телисең. Ләкин һәрвакыт та очкыч салонында бер рәттәге урыннарын янәшә итеп сайлап булмый. Бу мәкаләдә балигъ булмаган балаларны авиайөртүгә кагылышлы үзгәрешләрне карап чыгачакбыз.
Фото: ясалма интеллект
Шулай итеп, 01.03.2026 елдан башлап, Россия Транспорт министрлыгының 2025 елның 15 октябрендәге 341нче номерлы «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82нче номерлы «Пассажирларны, багажны, йөкләрне авиайөртүнең гомуми кагыйдәләре һәм пассажирларга, йөк җибәрүчеләргә, йөк алучыларга хезмәт күрсәтү таләпләре»н раслау турында) приказына үзгәрешләр кертү турында» боерыгы белән расланган Федераль авиация кагыйдәләренә (алга таба – ФАК) үзгәрешләр үз көченә керде.
ФАКның 84(1)нче пункты яңа редакциядә тәкъдим ителә, ул түбәндәге положениеларне үз эченә ала:
Ташучы (перевозчик) унике яшькә кадәрге балага (балаларга) һәм аны (аларны) озатып баручы пассажирга очкыч салонында янәшәдәге пассажир урыннарын бирергә бурычлы.
Очкыч салонындагы янәшәдәге пассажир урыннары дип, бер рәттә, проход белән аерылмаган, бер-берсе янында урнашкан пассажир урыннары, әгәр пассажирлар саны мондый пассажир урыннары саныннан артса, – проход белән аерылган бер рәттәге пассажир урыннары һәм/яки алда яки артта урнашкан янәшә рәтләрдәге пассажир урыннары аңлашыла.
Янәшә пассажир урыннары унике яшькә кадәрге балага (аларга) һәм аны озатып баручы пассажирга очыш куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, очкыч салонында хезмәт күрсәтү классына туры китереп бирелә.
Әгәр бала (балалар) белән бергә очучы пассажир очкычны теркәү башланганнан соң гынә авиаочу килешүен төзи һәм теркәү вакытында буш янәшә пассажир урыннары булмаса, ташучы пассажир һәм аның белән бергә очучы унике яшькә кадәрге балага (балаларга) башка буш пассажир урыннарын бирергә бурычлы.
Очкычны теркәгәндә унике яшькә кадәрге балага (балаларга) һәм аны озатып баручы пассажирга янәшә пассажир урыннарын яки ФАКның 84(1)нче пунктының 4нче абзацында күрсәтелгән очракта башка буш пассажир урыннарын биргән өчен өстәмә түләү алынмый.
Унике яшькә кадәрге баланы берничә пассажир белән бергә очкан очракта, мондый пассажирлар ташучы кагыйдәләрендә күздә тотылган тәртиптә, бала белән янәшә пассажир урыны бирелергә тиешле озатып баручы пассажирны сайларга хокуклы.
Унике яшькә кадәрге берничә баланы берничә пассажир белән бергә ташыган очракта, мондый пассажирлар ташучы кагыйдәләрендә күздә тотылган тәртиптә:
- балалар (балалар) белән янәшә пассажир урыны бирелергә тиешле озатып баручы пассажирны; яки
- унике яшькә кадәрге һәр бала өчен, шул бала белән янәшә пассажир урыны бирелергә тиешле озатып баручы пассажирны сайларга хокуклы.
Очыш куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, очкыч салонында хезмәт күрсәтү классына туры китереп, пассажирларга теркәгәндә янәшә пассажир урыннарын сайлау һәм бирү өчен өстәмә түләү алынмый.
ФАКның 10нчы пунктына ярашлы, бер озатып баручы пассажир белән очучы, яше икедән дә өлкән булмаган бер баланы, аңа аерым пассажир креслосы бирмичә, шул бала озатып баручы пассажир белән аның пассажир креслосында бергә утыртып, очыш куркынычсызлыгы таләпләре үтәлгән очракта ташырга рөхсәт ителә.
Әгәр ташучы кагыйдәләрендә яше икедән өлкән булмаган баланы очкыч салонында урнаштыру өчен балалар бишеге бирү күздә тотылса, яше икедән өлкән булмаган баланы очыш куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, ташучы кагыйдәләре буенча балалар бишегендә ташырга рөхсәт ителә.
Бер озатып баручы пассажир белән очучы, яше икедән өлкән булмаган бер баланы балага аерым пассажир урыны бирмичә ташу, эчке ташуларда түләсез, халыкара ташуларда исә тарифның ким дигәндә 90 проценты күләмендәге ташлама белән башкарыла.
Бер озатып баручы пассажир белән очучы яше икедән өлкән булмаган башка балаларны ташу, күрсәтелгән балаларга аерым пассажир креслолары биреп башкарыла.
ФАКның 106(1)нчы пунктына ярашлы, Россия Федерациясе гражданы (гражданнары) булган, яше икедән өлкән булмаган балага (балаларга) аерым пассажир креслосы (креслолары) биреп эчке ташу, шулай ук Россия Федерациясе гражданы (гражданнары) булган ике яшьтән унике яшькә кадәрге балага (балаларга) эчке ташу (очкыч салонында беренче класс хезмәте яки бизнес-класс хезмәте тарифы буенча ташу, шулай ук бюджет системасының тиешле дәрәҗәдәге бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә торган маршрутлар буенча эчке ташу һәм/яки түләү күләме ташучы тарафыннан билгеләнеп, Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте тарафыннан килештерелгән эчке ташу, шулай ук түләү күләме Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ санлы «Конкуренцияне яклау турында» федераль законның 13 маддәсенең 2 өлешенә ярашлы билгеләнгән эчке ташулардан тыш) тарифның 50 проценты күләмендәге ташлама белән башкарыла.
ФАКның 106(2) пунктына ярашлы, ташлама күләме ташучы тарафыннан түбәндәге ташуларны башкарганда билгеләнә:
- яше икедән өлкән булмаган балага (балаларга) аерым пассажир креслосы (креслолары) биреп халыкара ташу;
- Россия Федерациясе гражданы булмаган (гражданнары булмаган) яше икедән өлкән булмаган балага (балаларга) аерым пассажир креслосы (креслолары) биреп эчке ташу, шулай ук Россия Федерациясе гражданы булмаган (гражданнары булмаган) ике яшьтән унике яшькә кадәрге балага (балаларга) эчке ташу;
- очкыч салонында беренче класс яки бизнес-класс хезмәте тарифы буенча, шулай ук бюджет системасының тиешле дәрәҗәдәге бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә торган маршрутлар буенча һәм/яки түләү күләме ташучы тарафыннан билгеләнеп, Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте тарафыннан килештерелгән эчке ташулар, шулай ук түләү күләме Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ санлы «Конкуренцияне яклау турында» законның 13нче маддәсенең 2нче өлешенә ярашлы билгеләнгән эчке ташулар кысаларында, Россия Федерациясе гражданы (гражданнары) булган, яше икедән өлкән булмаган балага (балаларга) аерым пассажир креслосы (креслолары) биреп эчке ташу;
- очкыч салонында беренче класс яки бизнес-класс хезмәте тарифы буенча, шулай ук бюджет системасының тиешле дәрәҗәдәге бюджетыннан дәүләт ярдәме күрсәтелә торган маршрутлар буенча һәм/яки түләү күләме ташучы тарафыннан билгеләнеп, Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте тарафыннан килештерелгән эчке ташулар, шулай ук түләү күләме Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ санлы «Конкуренцияне яклау турында» законның 13нче маддәсенең 2нче өлешенә ярашлы билгеләнгән эчке ташулар кысаларында, Россия Федерациясе гражданы (гражданнары) булган ике яшьтән унике яшькә кадәрге балага (балаларга) эчке ташу;
- ике яшьтән унике яшькә кадәрге баланы (балаларны) халыкара ташу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев