Августта җыеп алынган ташкабаклар һәм патиссоннар яхшырак һәм озаграк саклана
#кирәклекиңәшләр

Августта җыеп алынган ташкабаклар һәм патиссоннар яхшырак һәм озаграк саклана

Кирәкле киңәшләр

Августта бакча

  • Өлгергән томат һәм борычларны даими җыя барасыз инде һәм августның икенче яртысында артык чәчәкләрен дә өзегез: алардан яшелчә үсмәячәк, ә булганнарының өлгерүен тоткарлап, сыйфатын төшерәчәк.
  • Фитофторозның беренче билгеләре күренгәч үк, барлык томатларны җыеп алыгыз. Шулай ук, кабак, кавын һәм карбызларның да чәчәкләрен өзегез.
  • Августта җыеп алынган ташкабаклар һәм патиссоннар яхшырак һәм озаграк саклана.
  • Август уртасында бакча җиләген күчереп утыр­та башласагыз да була. Соң кәбестәнең төбенә өегез. Артык корылык тормаса, су сибү ешлыгын киметегез.
  • Нинди дә булса яшелчә культурасын җыеп алыр­га ике атна кала, су сибүдән туктагыз.
  • Агач һәм куакларга су сибегез. Җиләк куак­ларында бу вакытта киләсе ел уңышы чәчәк бөреләре формалаша.

Шуңа аларга түбәндәге хисап белән җылы су сибәргә кирәк:

  • кызыл карлыган – 1-2 чиләк;
  • кара карлыган – 3-4 чиләк;
  • крыжовник – 4-6 чиләк;
  • кура җиләге – 1 метр квадратка 5-6 чиләк.

Нет комментариев