Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Ашказаны асты бизе: ничек сакларга? Табиблар тәкъдим иткән ысуллар

Кеше йөрәксез яши алмаган кебек, ашказаны асты бизе булмаса да тереклек итә алмый. Бу мөһим әгъза ашкайнату өчен ферментлар һәм инсулин гормоны эшләп чыгара. Ул начар эшләгәндә, бөтен организм газап чигә. Шуңа күрә аны саклау — һәркемнең бурычы.

Сыналган өч халык ысулы

Медицина белгечләре ашказаны асты бизе сәламәтлеге өчен өч эффектив ысулны тәкъдим итә. Алар тиз генә нәтиҗә бирмәсә дә, даими кулланганда әһәмиятле уңай үзгәрешләргә китерә.

1. Һиндыба (цикорий) – йомшак стимулятор

Һиндыба тамырында инулин бар. Бу матдә ашказаны асты бизе эшен җайлап кына стимуллаштыра һәм матдәләр алмашын нормальләштерә.

Куллану ысулы:

  • 1 стакан кайнар суга 2 бал кашыгы вакланган цикорий тамыры салыгыз.
  • 5 минут кайнатыгыз, суынгач сөзегез.
  • Көн дәвамында кечкенә йотымлап эчеп бетерегез.

Курс: 21 көн. Кирәк булса, 7 көн тәнәфестән соң кабатларга мөмкин.

Кайчан кулланырга ярамый: варикоз, үт куыгында ташлар булганда.

2. Карабодайлы диета – чистарту һәм нормальләштерү

Карабодай ашказаны асты бизен җайлап чистарта һәм аның функциясен нормальләштерә. Бу ысул панкреатитның «азган» мәлендә яки лактозаны кабул итмәгән кешеләргә ярамый.

Куллану ысулы:

  • 1 стакан карабодайдан блендер яки кофемолка аша он ясагыз.
  • Төнгә 0,5 стакан кефир белән болгатып калдырыгыз.
  • Иртән кабат болгатып, ике тигез өлешкә бүлегез.
  • Беренче өлешен иртән, икенчесен йокларга 2 сәгать кала ашагыз.

Курс: 10 көн. Аннары 10 көн тәнәфес.

Тәнәфес вакытында көн саен:

  • 5 абрикос төше (В17 витамины чыганагы, артыгын ярамый!) ашарга,
  • Яки көнгә 3 тапкыр 1әр бал кашыгы үсемлек маен 10ар минут авызда тотарга һәм төкерергә (йотмаска!).

3. Яңа сыгылган бәрәңге-кишер согы – ялкынсынуга каршы

Бәрәңге суы ялкынсынуны баса, кишер суы витаминнарга баета. Бергә исә алар могҗиза тудыралар!

Куллану ысулы:

  • 3 зур бәрәңге, 1-2 кишернең согын сыгыгыз.
  • Шунда ук эчегез (сакларга ярамый!).
  • Иртән ач карынга эчкәнче, эчкәч ярты сәгать ятып торырга.
  • Бер сәгатьтән соң гына ашарга ярый.

Курс: 7 көн, аннары 7 көн ял. Процедураны өч тапкыр кабатларга.

Саклык: түбән кислоталы гастрит һәм диабет белән авыручыларга бу ысул белән сак булырга кирәк.

Дөрес туклану һәм яшәү рәвеше — нигез

Ашказаны асты бизе өчен көнгә 5-6 тапкыр аз-азлап ашау бик мөһим. Майлы, кыздырылган, борычлы, ысланган ризыклардан баш тартыгыз. Татлы һәм камыр ризыкларын чикләгез.

Күбрәк кулланыгыз: яшелчә, майсыз аксым (тавык ите, балык, эремчек).

Ярамый: алкоголь, тәмәке, стресс.

Су режимы: тәүлеккә 1,5–2 литр су эчегез.

Ашказаны асты бизегез сау булсын! Һәрбер кеше бу гади кагыйдәләрне үтәсә, организм рәхмәтле булыр. Сәламәтлеккә карата игътибарлылык — озын гомер ачкычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев