Артериаль гипертония: ничек югары басым гомерне кыскарта һәм аны кисәтү чаралары
11 – 17 май – артериаль гипертониягә каршы көрәш һәм табиб билгеләгән дәвалануны төгәл үтәү атналыгы (17 май – Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көненә багышлана).
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу атналыкта без сезне иң мөһим сорауга җавап бирергә чакырабыз: ничек югары басым гомерне кыскарта һәм аны ничек саклап калырга?
Факт: Һәр +10 мм рт. ст. басым йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычын 30%ка арттыра.
Нәрсә ул артериаль басым?
Артериаль басым (АБ) кеше тормышының төрле факторларына бәйле:
-
яшь һәм җенес
-
көн вакыты
-
физик активлык
-
стресс
АБ ике саннан тора:
-
Беренче сан (систолик) – йөрәк иң югары дәрәҗәдә кыскарганда канның тамырлар стенасына көче.
-
Икенче сан (диастолик) – йөрәк тынычланганда басым.
Яшьләр буенча нормаль басым күрсәткечләре
| Яшь төркеме | Нормаль АБ (мм рт. ст.) |
|---|---|
| Мәктәпкәчә яшьтәге балалар | ~80/50 |
| Үсмерләр | ~110/70 |
| Өлкәннәр | < 140/90 |
Өлкәннәрдә 140/90 мм дан артык басым – гипертония (югары басым).
Әгәр басым түбән булса – бу гипотензия.
Югары басым куркынычы: саннарда гомер кыскару
Озакка сузылган артериаль гипертензия гипотензия белән чагыштырганда күпкә куркынычрак.
Статистика:
-
Инсульт (баш мие кан әйләнеше бозылу) – 7 тапкыр ешрак
-
Йөрәкнең ишемик авыруы – 4 тапкыр ешрак
-
Аяк тамырлары зарарлану – 2 тапкыр ешрак
Иң куркыныч сан: Озакка сузылган яки авыр гипертензиядә (160/100 мм һәм аннан югары) дәвалау булмаса, кинәт үлем куркынычы 50%ка арта.
Гипертонияне профилактикалау: 6 киңәш
Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү басымны контрольдә тотарга һәм гомерне озайтырга ярдәм итә.
1. Сәламәт туклану
-
Тозны чикләгез – тәүлегенә 5 граммнан артмасын
-
Җимешләр һәм яшелчәләр куллануны арттырыгыз
2. Авырлыкны күзәтү
-
Сәламәт гәүдә массасы индексын саклагыз
3. Даими физик активлык
-
Атнага 150 минут уртача аэроб күнегүләр (йөрү, йөзү, велосипед)
4. Стресс белән идарә итү
-
Релаксация ысуллары: медитация, йога, тирән сулыш алу
5. Йокыны нормальләштерү
-
Тәүлегенә 7–8 сәгать йокы
6. Зыянлы гадәтләрдән баш тарту
-
Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр – тыелган
Әгәр басым күтәрелсә, нишләргә?
Үзлектән дәвалауга юл куймагыз!
Дәвалаучы табиб белән киңәшегез.
Профилактик тикшерүләр үтү мөһим:
-
диспансеризация
-
куркыныч факторларын иртә ачыклау
-
табиб тәкъдимнәрен төгәл үтәү
Иң мөһим кагыйдә
Көн саен үзегезнең һәм якыннарыгызның артериаль басымын үлчәгез.
Бу гади гамәл гомерне саклап калырга ярдәм итә ала.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медиөина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев