Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Агачларны көздән агарту нигә кирәк

Аларны язга чыккач та матурлап акшарлап була бит.

– Җимеш агачларын кибеттән сатып алынган “Бакча буявы” яисә сүндерелгән известь яки акбурга чи сыер тизәге, ПВА келәе, 3%лы бакыр купоросы эремәсе кушып үзебез ясаган катнашма белән көздән, суыклар башланганчы агартып калдыруның хикмәте бар.

Ул, матурлык тудырудан бигрәк, агачларны куяннар, тычканнар кимерүдән, иртә язда кайрылары кояшта пешеп ярылудан, инфекцияләр керүдән саклый. Берочтан агачларга кереп яшеренгән корткычларны, аларның личинкаларын, чир чыгаручы гөмбәчек спораларын юк итәбез.

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар
Хәмидә Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев