Замана үзгәрә, кыйммәтләр кала
Иҗат

Замана үзгәрә, кыйммәтләр кала

Мин бу дөньяда шактый яшәгән кеше буларак, заманның ничек үзгәрүен бик ачык күрәм. Без үскәндә авылларда салам түбәле өйләр дә, абзарлар да бар иде әле. Аннан шифер, калай түбәләр китте. Хәзер профнастил, черепица һәм башка заманча материаллар кулланыла. Яшәү шартлары елдан-ел җиңеләя.

Әбиләрнең дә, балаларның да кулында телефон. Өйдәге эшләр дә күпкә ансатрак. Идәнне юкә мунчаласы, чүпрәк белән юган чаклар истә. Балаларым эшемне җиңеләйтеп, заманча швабра бүләк итте, рәхмәт яугырлары! Матур төзелешләр, зур үзгәрешләр дә күп.

Шулай да мин әти-әниле балачагымны, совет заманындагы мәктәп елларымны сагынам

Ул чакта без үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән, белемебез җитәрлек булганча, уку йортларына юл ачтык. Авыл балаларының бәхетенәдер инде, без күрше Яңасала мәктәбенә 5нче сыйныфка күчкәч, анда игезәк укытучылар эшли башлады. Гайшә исемле остаз безне татар теленнән укытты. Матур прическалы, зәвык белән киенгән, пөхтә, һәрчак елмаеп кына торучы апа безгә беренче күрү дә үк ошады. Аның ул ва кытта бердәнбер булган Ленин университетын тәмамлаганын белгәч, тагын да сокланып карый башладык. Гайшә апаның дәресләрен дә, сыйныфтан тыш чараларын да үз итә идек. Ул безгә туган телебезне яраттыра белде. Аңа гомер буе рәхмәт укып яшәдем, хәзер дә рәхмәтлемен.

Без язучы Гомәр Бәширов туып үскән авылда укыдык, аның «Җидегән чишмә» җырында җырланган тәмле сулы чишмәләрнең суын эчеп үстек. Авылда татарлар да, керәшеннәр дә яши иде. Керәшеннәрнең искиткеч матур җырлау традициясе бүгенге буыннарында да дәвам итә. Ерак түгел Кордон авылы бар иде, анда рус балалары яши. Күршедә кечкенә «Берёзка» исемле рус авылы да бар иде. Шуңа күрә мәктәбебездә параллель рус сыйныфлары да эшләде. Әмма безне рус сыйныфына алмадылар. Ярый әле алмаганнар! Югыйсә Гайшә апаның мавыктыргыч, телне яраттыра торган дәресләрен күрми калыр идек.

Без үскәндә телевизор да сирәк кешедә генә иде. Рус телен өйрәнү җиңел булмады, билгеле. Әмма укытучыбыз Флера апа грамматиканы бик яхшы өйрәтте. Бишлегә генә укысам да, ул миңа: «Белемеңне тагын да яхшыртырсың», – дип, сигезенче сыйныфны тәмамлаганда дүртле куйды. Үпкәләмәдем. Таныклыкта бер дүртле булгач, ул вакытта имтихан бирергә кирәк иде. Педучилищега дүрт имтихан тапшырып, зур конкурсны үтеп кердем. Укытучыларым белемнең нигезен тиешенчә биргәннәр икән – моны соңрак тагын бер кат аңладым.

Педучилищеда уку еллары авыр да, күңелле дә булды

Көн буе укыйсың, аннан бер уен коралында уйнарга өйрәнү һәм ике түгәрәккә йөрү мәҗбүри. Ачлы-туклы яшәгән вакытлар да күп булды, яшермим. Әтиең исән, дип, тулай торак та бирелмәде. Квартира хуҗалары турында аерым бер мәкалә язарлык.

Рус телен безгә бик белемле кешеләр укытты. Бер вакыйга аеруча истә калган. Сыйныфта дежур торганда, укытучылар бүлмәсеннән акбур, таблица, плакатлар алып килергә туры килә иде. Берсендә миңа хөрмәтле завучыбыз Зинаида Игнатьевна ишек ачты.

– Зинаида Игнатьевна, дайте, пожалуйста, кнопку, – дидем. Ул миңа:

– Сумбля, запомни, не забудь: слово «кнопка» употребляется только во множественном числе, – диде.

Бу сүзләр миңа гомерлек сабак булды. Шуннан соң элмә такталарындагы, кибетләрдәге ризыкларның һәм башка язуларның русча язылышына игътибар итә башладым. Сүзлекләр күп өйрәндем, русча да, татарча да күп укыдым.

Бүген авылларда балалар бакчасыннан ук русча сөйләштерергә тырышуны аңламыйм

Бала үз туган телен яхшы белсә, башка телләрне дә үз теленең грамматикасы белән чагыштырып өйрәнә ала. Рус теленең дә язучыларын, тарихын, мәдәниятен белү кирәк. Әмма моның өчен туган телне читкә этәрү мәҗбүри түгел.

Туган телебезне өйрәтүче гимназия укытучылары барлыгын белеп тә сөенәм. Аларның барысына да Аллаһ эшләрендә һәм тормышларында ярдәм бирсен! Әәмиин! Аллаһ юкка гына безне төрле телләрдә сөйләшүче милләтләр итеп яратмаган бит. Телне белгән кеше өлкәннәрне хөрмәт итә, кечеләрне үз артыннан ияртә белә. Тел – аралашу чарасы гына түгел, ул халыкның хәтере, мәдәнияте, рухы.

Педучилищеда грамматиканы яхшы үзләштергәнгә, Ленин университетына рус теле грамматикасыннан имтихан биреп керү минем өчен авыр булмады. Имтихан алучы, җөмләләрне фонетик, морфологик һәм синтаксик яктан җиңел генә тикшерүемә гаҗәпләнде. Мин моның өчен бары тик укытучыларыма гына рәхмәтле. Университетта да безгә төпле белем биргән укытучыларыбыз күп булды. Мөхәммәд Мәһдиев, Фәһимә, Флера, Лена апалар, Сәгадәт, Марсель, Гомәр абыйлар...

Җаның-тәнең белән үз һөнәрен яраткан хөрмәтле кешеләр иде алар. Үлгәннәренең рухына догаларым барып ирешсен. Исәннәренә хәерле гомер, нык сәламәтлек телим. Әәмиин!

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем биргән укытучыларыма да чиксез рәхмәтлемен. Замана үзгәрә, әмма кешелекле булып яшәүнең төп кагыйдәләре шул ук кала. Туган телеңне ярату, аны хөрмәт итү һәм үзеңнән соңгы буынга өйрәтеп калдыру, кешеләргә хәлдән килгәнчә булышу, шәҗәрәңне, динеңне белү, өйрәнү һәм тормышта куллану, бертуктаусыз белем алу, белгәнеңне башкаларга өйрәтү. Туган илеңә файдалы кеше булып яшәү... Бәлки, кешенең бу дөньядагы иң зур бурычлары шулардыр. Җырдагыча, бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер.

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә


Нет комментариев