Мәктәпкә беренче тапкыр аяк басучы нәни дусларыбыз бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алгандыр. Алар өчен беренче кыңгырау чыңлады. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, булачак сыйныф җитәкчеләре белән бергә белем йорты бусагасын атлап керделәр.
Бәйрәм тантанасында мәктәп директоры Гаязиева Ләйлә Равил кызы, Акъегет авыл җирлеге башлыгы Садыйков Әсхәт Хәмзә улы, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясап, укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар. Алар барысына да ныклы сәламәтлек, сабырлык, уңышлар теләделәр. Беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Әти-әниләр дә бәйрәмнән читтә калмады. Алар балаларына һәрвакыт терәк булуларын күрсәтеп, тантанага тагын да җылы һәм күңелле атмосфера өстәделәр
— Сентябрьнең алтынсу көзе ишек каккан мәлдә, без — мәдәният хезмәткәрләре — барлык укучыларга яңа белемнәр дөньясында зур ачышлар, тугры дуслар һәм яхшы билгеләр телибез! — дип яза Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Яңа уку елы файдалы, уңышлы һәм нәтиҗәле булсын! Хәерле сәгатьтә!
Нет комментариев