10–13 ноябрьдә «Казань Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС Төзелеш атналыгы узачак, аның кысаларында ике тематик экспозиция — төзелеш материаллары һәм күчемсез милек күргәзмәләре эшләячәк. Бу хакта Халыкара төзелеш атналыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Төзелеш материаллары күргәзмәсе төзү һәм ремонт өчен продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк: бизәү материаллары, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника, яктырту һәм электротехник җиһазлар, фасад һәм түбә системалары, инженер чишелешләре, кораллар, мебель һәм интерьер әйберләре. Экспозицияне оештыручы — Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы. Чара ремонт яки төзелеш планлаштыручы шәхси затларга дә, тармак профессионалларына да юнәлдерелгән.
Икенче күргәзмә күчемсез милеккә багышланачак. Анда 40тан артык төзүче катнашачак. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән 70тән артык торак проектын тәкъдим итәчәк. Күргәзмәгә килүчеләр торак сатып алу шартлары һәм ипотека программалары турында мәгълүмат ала алачак.
Ике экспозициянең гомуми мәйданы 15 мең кв. м артып китәчәк. Оештыручылар бирегә 50 меңнән артык кунак килүен көтә. Керү ирекле, алдан теркәлү таләп ителә. Теркәлгән катнашучылар арасында призлар уйнатылачак.
Казанские ведомости
Нет комментариев