Яшәеш

Әтнә районы укучылары гарәп теле өйрәнә башлаячак

Бу хакта район башлыгы Рөстәм Хисамиев ТР МДН рәисе Камил Сәмигуллин белән очрашу вакытында сөйләде, дип хәбәр итә республика мөфтияте матбугат хезмәте.

–  Бу курс факультатив булып тора һәм 3нче сыйныфтан башлап мәктәп укучылары өчен билгеләнгән. Дәресләр атнага ике тапкыр Зур Әтнә урта гомуми белем мәктәбе базасында узачак, – диелә хәбәрдә.

Үз чиратында, мөфти район инициативасын хуплады һәм аны уңышлы гамәлгә ашыру теләде.

Татар-информ


Нет комментариев