Яшәеш

Балаларга смартфоннарны ничә яшьтән бирергә?

Бу хакта «Яшьләр – яңа икътисад драйверы» түгәрәк өстәле барышында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдерде.

Смартфон яки планшет балалар кулына 10–12 яшьтә генә бирелергә мөмкин.

– Хәзер гаджетларга – телефоннарга, планшетларга һәм башкаларга бәйләнеш бик югары, бигрәк тә кечкенә балалар арасында бу нык сизелә. Минемчә, смартфоннар һәм планшетлар балага 10 яшьтән соң, ә иң яхшысы – 12 яшьтә бирелергә тиеш. Әгәр бу вакытка кадәр элемтә кирәк булса, төймәле телефон белән чикләнергә мөмкин, – дип билгеләде ул.

Виртуаль мохитне киң куллану балаларның психофизик үсеш бозылуына китерергә мөмкин. Ясалма интеллектка килгәндә, министр аның белән яшьләрне 8–9нчы сыйныфтан таныштырырга ярый дип билгеләде, чөнки бу яшьтә үсмерләрдә цифрлы гигиена турында төшенчә һәм виртуаль мохитнең нәрсә икәнен аңлау инде була, дип саный ул.

Татар-информ


Нет комментариев