Өч буынга белем биргән остазга — 90 яшь
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өч буынга белем биргән остазга — 90 яшь

1 сентябрьдә мәктәбебездә икеләтә бәйрәм булды. Белем бәйрәме белән бергә авылыбызның иң өлкән кешесе, бөтен хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, өч буын укучыга белем биргән беренче укытучыбыз, өлкән остазыбыз — Гыйбадуллина Рема Хәким кызының 90 яшьлек юбилее да билгеләп үтелде.

«Юбилеегыз белән, апа!»

Шул уңайдан мәктәбебездә «Юбилеегыз белән, апа!» дип исемләнгән зур бәйрәм тантанасы оештырылды. Чарада укучылар, әти-әниләр, мәктәп коллективы, Рема апа белән бергә эшләгән укытучы-хезмәттәшләре, туганнары һәм элеккеге укучылары катнашты. Килгән һәркем юбилярга җылы котлауларын, ихлас теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм котлауларга аеруча бай булды. Рема апаның беренче укучыларының берсе, күп еллар инспектор һәм район мәгарифе җитәкчесе булып эшләгән аксакалыбыз Гатауллин Фәрит Минһаҗетдин улы да әлеге тантанага кайтты. Ул Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенең профсоюзлар берлеге җитәкчесе Наилә Нургаязовна белән бергә килеп, хөрмәтле укытучысына иң изге теләкләрен җиткерде. Акъегет авыл җирлеге башлыгы Садыйков Әсхат Хәмзә улы да район җитәкчелеге исеменнән котлауларын ирештерде.

Фото: редакция архивыннан

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты тәрҗемәчесе Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызының катнашуы да барыбызны сөендерде. Ул үзенең беренче укытучысы Рема Хәким кызына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин исеменнән бүләк белән кайткан иде.

Рема Хәким кызына яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мактаулы остаз» мактау билгесе тапшырылды.

90 еллык гомер юлының зур өлешен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим өчен бу бүләк аеруча кадерле һәм мәгънәле булды.

Фото: редакция архивыннан

Хөрмәт һәм изге теләкләр белән

Юбилей тантанасының икенче өлеше мәктәп ашханәсендә мул табын артында дәвам итте. Әлеге мәҗлес авылның «Суфия» мәчете имам-хатыйбы Закиров Әнәс Мәгъсум улы җитәкчелегендә Рема апага хөрмәт йөзеннән оештырылды.

Кунаклар юбилярга исәнлек-саулык, тыныч картлык, күңел тынычлыгы, туганнарының һәм якыннарының җылысын тоеп, иминлектә яшәвен теләде.

Мәктәптәге бәйрәм тәмамланса да, Рема апаның 90 яшьлек юбилее туганнары белән бергә дәвам итте. Якыннары аның өенә җыелып, Коръән мәҗлесе үткәрде.

Рема Хәким кызы — берничә буын укучысының күңелендә якты эз калдырган, үзенең гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле остаз.

Без дә хөрмәтле Рема апага Ходай биргән гомерен саулык-сәламәтлек белән, авырмыйча, тынычлыкта һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп уздыруын телибез. Зирәк киңәшләре, ихлас елмаюы һәм күңел җылысы белән әле озак еллар безне сөендереп яшәсен!

Юбилеегыз белән, Рема апа! 90 яшьлек күркәм юбилеегыз мөбарәк булсын!

Бакырчы авылы китапханәчесе Гөлнур Бакаева


Нет комментариев