Юлда балалар: кем саклый? Фаҗигаләр арта
ЮХИДИ

Юлда балалар: кем саклый? Фаҗигаләр арта

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр, Татарстанда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, «Игътибар – балалар!» дигән профилактика чарасы уза. Аның безнең районда аеруча актуаль булуын статистика үзе дәлилли.

Соңгы елларда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары саны кимегән булса да, 2026 елның гыйнвар – июль айларында, кызганычка, хәл кискен үзгәргән. Балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 11 бала һәлак булса, 291е җәрәхәтләнгән. Яшел Үзән районында 13 фаҗигадә 7 баланың гомере өзел­сә, 19ы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бик куркыныч үсеш: районда аварияләр – 6га, үлүчеләр – 4кә, яраланучылар 9га арткан. Һәр сан артында – сабыйлар язмышы, әти-әниләрнең зур кайгысы.

«Балаларга гына түгел, ата-аналарга да җиткерәсе сораулар күп»

Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин әти-әниләргә аерым мөрәҗәгать итә: «Балаларга гына түгел, ата-аналарга да җиткерәсе сораулар күп. Чөнки алар ягыннан катгый контроль алып барылмый. Моның буенча Яшел Үзән районында да, республикада да хәл катлаулы. Аңлашыла да, барлык әти-әниләр балаларының ялын тиешенчә оештыра алмый, шулай ук автотранспортта йөртүгә дә игътибар бирелми. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләре чыга, балалар зыян күрә», – дип билгели ул.

Илсөя Садыйкова фотосы

Иң яклаучысыз юл йөрүчеләр – балалар

Аеруча борчый торганы – пассажир балалар катнашындагы һәлакәтләр. 4 баланың гомере Яшел Үзән районында өзелгән (шундый фаҗигалар Мамадыш, Арча, Түбән Кама, Питрәч, Сарман районнарында да булган). Һәм аларның күбесе – олыларның ваемсызлыгы, балаларны автокреслоларга утыртмавы, тизлек арттырулары аркасында.

Татарстанда җәяүле балалар катнашындагы 102 авариядә 103 бала имгәнгән. Бу күрсәткеч узган елга караганда бераз кимегән (9 очракка), әмма әле дә куркыныч югары. Һәр өченче юл-транспорт вакыйгасы балаларның үз ваемсызлыгыннан килеп чыга: алар 90 авариядә 1 баланың үлүенә һәм 89ының җәрәхәтләнүенә сәбәпче булган.

Велосипедчы балалар белән 44 авария теркәлгән, ә мотоцикл, мопед һәм питбайк йөртүчеләр катнашында – 13 очрак (1се үлгән, 12се яраланган). Рамил Идиятуллин ата-аналарның ролен аерым ассызыклый: «Иң мөһиме – балаларыбызның иминлеге! Әмма сездән башка, хөрмәтле әтиләр һәм әниләр, без бу бурычны үти алмаячакбыз». Ул әти-әниләрне балалар белән юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында көн саен әңгәмәләр үткәрергә, үзләрен дәрәҗәле үрнәк булырга чакыра.

Илсөя Садыйкова фотосы

Ни өчен август-сентябрь иң куркыныч айлар?

Статистика күрсәткәнчә, балалар озын-озак ялдан соң юлда үзләрен тоту күнекмәләрен югалта. Шуңа күрә, аларга транспорт мохитенә яңадан күнегү өчен вакыт кирәк. Ә менә әти-әниләр һәм йөртүчеләр, киресенчә, бу чорда икеләтә игътибарлы булырга тиеш.

Юл инспекторлары нинди чаралар үткәрә?

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр автоинспекторлар «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белән берлектә түбәндәге чараларны үткәрә:

  • балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләргә каршы рейдлар;
  • җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын профилактикалау;
  • яктырткыч элементлар куллануны популярлаштыру;
  • балигъ булмаганнар тарафыннан юл кагыйдәләре бозылса, мәгълүматны мәгариф оешмаларына җиткереп, анда профилактик эш алып бару;
  • мәктәп янындагы юлларда билгеләр, сызымнар, светофорлар һәм киртәләр булуын тикшерү;
  • әти-әниләр өчен юл иминлеге буенча җыелышлар үткәрү.

Кисәтү

Россия юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты буенча, 7 яшькә кадәрге балаларны автокреслоларсыз йөртү тыела, 12 яшькә кадәр – алгы утыргычта гына түгел, арткысында да аны куллану киңәш ителә.

Балаларны юл янында, куркыныч урыннарда күзәтүсез калдырмагыз! Мотоцикллар, мопедлар, скутерлар, питбайклар белән идарә итәргә рөхсәт бирмәгез. Аларның йөртү тәҗрибәсе дә, саклану киемнәре дә юк. Нәтиҗә – җимерелгән язмышлар.

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ:

Әти-әниләр! Балаларның машина, мопед, мотоцикл ачкычларына ия булуына юл куймагыз. Әгәр балага транспорт чарасын йөртергә бирсәгез, сез административ җаваплылыкка тартылырсыз. «Балаларның куркынычсызлыгы – иң мөһиме!» – дип искәртә Рамил Идиятуллин. ЮХИДИ бөтен юл йөрүчеләрне сак булырга чакыра. Балалар гомере – безнең кулларда!


Нет комментариев