Татарстанда күпбалалы гаиләләргә ТКХ льготаларын рәсмиләштерү кагыйдәләре яңартыла
Яшәеш

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә ТКХ льготаларын рәсмиләштерү кагыйдәләре яңартыла

Тиешле төзәтмәләр республика Кабинетының положениесенә кертеләчәк. Документ антикоррупция экспертизасын уза.

Документка ярашлы, өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр, шул исәптән тәрбиягә алынган балалар белән, льгота хокукын саклап калачак. Өлкән баланың яше 18 яшькә җиткәнче, әгәр ул белем бирү оешмасында көндезге формада укый икән — 23 яшькә кадәр исәпкә алыначак. Шундый ук яшь чикләве балачактан инвалид булган өлкән бала өчен дә каралган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

18 яшьтән 23 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә льгота рәсмиләштерү өчен көндезге уку турында белешмә тапшырырга кирәк булачак. Документны гариза биргәнче 60 календарь көннән дә соңга калмыйча һөнәри белем бирү оешмасы, югары уку йорты яки укытуны гамәлгә ашыручы оешма бирергә тиеш. Бу таләп балачактан инвалид булган 23 яшькә кадәрге балаларга кагылмый.

Моннан тыш, әти-әни аерым яшәгәндә, баланың яшәү урынын билгеләү турындагы закон көченә кергән суд карарының күчермәсен яки әти-әни арасындагы бу мәсьәлә буенча килешүне тапшырырга кирәк булачак.

Төзәтмәләр шулай ук балачактан инвалид булган 23 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен документлар тапшыру тәртибен ачыклый.

Үзгәрешләр Татарстанда 2006 елдан бирле гамәлдә булган гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр түләүгә субсидия-льготалар турындагы положениегә кагыла.

Татар-иформ


Нет комментариев