Кайчакта яңарыш - стеналарны гына түгел, бөтен мәктәпнең рухын үзгәртә
Яшәеш

Кайчакта яңарыш - стеналарны гына түгел, бөтен мәктәпнең рухын үзгәртә

Әйшә урта мәктәбе капиталь ремонтны озак көтте. Һәм менә, ниһаять, көтелгән үзгәрешләр чынбарлыкка әверелде.

Мәктәпкә 200 миллион сумнан артык акча юнәлтелеп, капиталь ремонт үткәрелде. Бүген биредә барысы да яңача - укучылар өчен уңайлы шартлар, яңартылган кабинетлар, заманча мохит.

Ә бу мәктәпнең әһәмияте бер авыл белән генә чикләнми. Бүген Әйшә мәктәбендә Яшел Үзән районының сигез авылыннан 440 бала белем ала. Димәк, бу яңарыш – йөзләгән баланың көндәлек тормышына кагылышлы зур вакыйга.

Кайчак мәктәпнең ишеген ачып керәсең дә, үзең дә сизмичә елмаясың. Чөнки биредә яңа уку елы гына түгел, яңа мөмкинлекләр дә башлана.

Әйшә мәктәбенең капиталь ремонттан соң ничек үзгәрүен – Илсөя Садыйкова видеосында күрәбез.


Нет комментариев