Төеннәр сәнгате — бәйрәм күрке
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Төеннәр сәнгате — бәйрәм күрке

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казан шәһәрендә матур чара узды. Акъегет мәдәният йортында балалар өчен «Мәхәллә» проекты кысаларында эшләп килүче «Макраме — төеннәр сәнгате» түгәрәгендә балалар тарафыннан әзерләнгән кул эшләнмәләре башкалабыз халкына тәкъдим ителде.

Төрле төеннәр ярдәмендә осталык һәм зур тырышлык белән үрелгән үзенчәлекле эшләнмәләр бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты. Кул хезмәтенең җылысын һәм балаларның иҗади сәләтен чагылдырган эшләр арасында һәркем күңеленә хуш килгәнен таба алды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләнмәләрне тамашачылар җылы кабул итте, ә кайберләре үзләренә ошаган кул эшләрен сатып алып, истәлек итеп алып китте.

– Балалар иҗаты, милли мәдәният һәм кул хезмәте берләшкән мондый чаралар яшь буында иҗатка, матурлыкка һәм туган җиребезнең мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш кертә, – дип сөйли Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.


Нет комментариев