Улым хатынына хыянәт итә. Киленгә әйтергәме, юкмы? (редакциягә килгән хат)
Мин улымны үрнәк гаилә башлыгы, тугры ир дип санадым. Бер очрак бөтен дөньямның астын өскә әйләндерде.
Гаиләмне һәрвакыт идеаль дип санадым. Улым бик яхшы хатынга өйләнде, ике ул үстерәләр, барысы әйбәт. Киленем белән мөнәсәбәтләребез дә кеше көнләшерлек, ул мине әнисе кебек күрә, мин аны кызым кебек. Вак-төяк әйткәләшүләр була инде, әлбәттә, ә кемдә юк алар, тормыш бит. Оныклар мәктәптә укый, улым белән килен икәү генә булсыннар дип, ял көннәрендә аларны үзебезгә алып китәбез. Еш кына барлык гаиләбез белән прогулкага чыгабыз, кинога барабыз, дачага.
Без ирем белән җәе буе дачада ятабыз. Табигать, бакча, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итәбез. Яздан көзгә чаклы, диярлек, Яшел Үзәндәге фатир буш. Аңа улым күз-колак булып тора, җайлы, эше аннан ерак түгел. Эштән соң, кич кереп, гөлләргә су сибә, берәр ЧП булмаганмы дип тикшерә.
Мин язасы очрак вакытында да, без бабай белән киттек, фатирны улыбыз карамагында калдырдык. Дачада атна ахырына кадәр торырга планлаштырган идек, чәршәмбе көнне күршем шалтыратып, су счетчикларын тикшерәчәкләр, өйдә булырга кирәк, дип хәбәр итте. Мин улымны андый мәшәкать белән борчымаска булдым, көне буе сакта тора алмый бит инде ул, эш кешесе, бер көнгә үзем кайтып килергә карар иттем.
Иртән кайттым, фатирга кердем һәм телсез калдым. Безнең йокы бүлмәсендә улым ниндидер кыз белән... Билгеле инде ни белән шөгыльләнеп ятканнары. Күргәнемнән аңгы-миңге килеш, тавыш-тынсыз гына чыгып киттем. Фикеремне тупларга тырыштым. Нәрсә уйлыйсың инде монда, улым ниндидер чәчтәпи белән киленгә хыянәт итә. Безнең фатирны очрашу урыны итеп файдалана. Мин инде кире дачага китәргә теләдем, счетчиклар тикшерүчеләр турында исемә төште. Тиз генә улыма шалтыраттым һәм сүз уңаеннан, тиздән кайтып җитәм, дип хәбәр иттем. Биш минуттан улым теге кыз белән атылып-бәрелеп подъезддан чыгып та җитте. Өемә кердем. Бөтен җир җыештырылган, тәртиптә. Әйтерсең монда әле генә беркем дә булмаган. Миңа бик тә ачы һәм аяныч иде. Минем улым, идеаль ир үрнәге итеп санаган кешем, хатынына хыянәт итә. Мин нишләргә дә, ни дияргә дә белмәдем. Киленгә сөйләргәме, юкмы?
Шул көннән соң дачага барып кына кайткаладым, картым шунда торды. Улым гел миннән, бакчага кайчан китәсең, дип сорады. Ә мин, поликлиникага йөрим, тикшеренәм, шуңа бармыйм әлегә, дип җавап бирдем. Беләм мин аның нигә сораганын. Кыек юлда йөрүен күргәнемне улыма да сиздермим, киленгә әйтмәдем дә әйтмәдем инде. Әмма күңелемдә бик тә авыр. Әйтсәм, гаиләләре бозылачак. Хәтта иремә дә сөйләмәдем. Менә шушы көн җитте, һич кенә дә башымнан чыкмый. Тынычлыгымны җуйдым. Улым белән бик тә каты итеп аңлашасым килә. Киленгә карата хисләре үзгәрмәде кебек үзе, сизелми мөнәсәбәтләрендә. Килен дә зарланмый. Нишләргә?
Киңәш сорап, Заһидә булам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Ул квартираны саклап утырып ни мәгънә? Башка очрашу урыны таба алмыйлар, дип уйлыйсызмы? Үз балаң белән ачыктан-ачык сөйләшеп буладыр бит инде. Чит кеше түгел ләбаса. Аңлашырга кирәк. Ике арада сер булып калыр хоть. Сезгә тынычрак булыр, бала тәүбәгә килер бәлки, оят булыр .
0
0
0
0
Сез акыллы хатынга охшаган Ләкин бик ялгыш эшлисез улыгыз белән бик ныклап сөйләшмисез Иптәшегез бу хәлне белергә тиеш Бәлкем ул дөрес киңәш. бирер улына
0
0