Подъездыбызда гөлләр мәсьәләсе: син кара да, мин кара... (редакциягә килгән хат)
Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Бер көнне иртән эшкә чыгып барам, тетя Люба дип әйтим инде, этажлар арасындагы тәрәзә төпләрен сөртеп, гөлләр урнаштырып йөри. – Минем фатирда куярга урын калмады инде, аларга подъездда иркенрәк тә, уңайлырак та, яктырак та булыр, – дип аңлатты. Нәрсә диим инде, молодец, дидем. Үзем эчемнән аны аңламадым, әлбәттә. Нәрсәгә инде ул этаж араларына гөлләр....
Фото: ясалма интеллект
– Уйламаган, көтмәгән җирлектә мәсьәлә килеп туды әле безнең подъездда, кызлар. Менә тыңлагыз. Күңелемдәгесен әйтәм, язып куярсыз, зинһар.
Безнең подъезд йортыбызда иң чистасы, иң тынычы, иң тәртиплесе дип, күкрәк киереп әйтә алам. Безнең шәхси җыештыручыбыз да бар. Һәр фатирдан акча җыеп түлибез, үзебез ялладык. Ай саен кеше башыннан күп түгел, ә суммасы ярыйсы гына чыга. Пенсиядәге кешегә иш янына куш, дигәндәй, ә яшәүчеләргә ничек күңелле чисталыкта яшәве! Башка подъездларга керерлек түгел, ничек яшиләрдер.
Бер күршебезгә чисталык кына әз булып тоелды ахрысы, ул аны бизи башлады. Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Бер көнне иртән эшкә чыгып барам, тетя Люба дип әйтим инде, этажлар арасындагы тәрәзә төпләрен сөртеп, гөлләр урнаштырып йөри.
– Минем фатирда куярга урын калмады инде, аларга подъездда иркенрәк тә, уңайлырак та, яктырак та булыр, – дип аңлатты.
Нәрсә диим инде, молодец, дидем. Үзем эчемнән аны аңламадым, әлбәттә. Нәрсәгә инде ул этаж араларына гөлләр. Ярар, үссеннәр шунда, комачауламый кебек. Күршебезгә энергиясен куярга урын юк икән, урам эскәмиясендә гайбәт сатып, кеше тик шереп утырганчы, мәш килсен шунда гөлләре белән. Инде менә яз җитте, гөлләргә дә күз ияләште. Бер көнне тетя Любаны гөлләренә су сибеп йөргәндә очраттым.
– Ну, ничек хәлләр, тетя Люба, – минәйтәм, – гөлләрең үсә, кайберләре чәчәккә бөреләнгән, алар да язны сизә, ә?
– Ой, әйтмә дә, – ди күршем, – миннән башка кем дә булса су сипсә иде шуларга! Беркемнең дә карыйсы килми. Мин бөтенебезгә матур булсын дип куйдым, мин генә карарга тиеш дип уйлый барысы да. Этажлар арасында су күтәреп йөрергә рәхәт түгел бер дә, картлык үзенекен итә. Гөлләргә су сибү графигы төзергә уйлап торам әле. Аларга бит су гына сибәсе түгел, менә яз җитте, кайберләрен күчереп утыртырга да кирәк, – дип зарланды.
Мин аптырап калдым. Аның фатирына сыймаган гөлләрен без хәзер бөтен подъезд белән карарга тиеш булабызмы? Аларны монда чыгарып тезгәндә беребез белән дә киңәшләшмәде бит үзе. Күрше белән юк гөлләр өчен әрләшергә җыенмадым, әлбәттә, әмма үз фикеремне әйтергә булдым.
– Тетя Люба, әгәр дә аларны бирегә чыгарганчы барыбыз белән дә киңәшләшкән булсаң, килешмәүчеләр дә булыр иде. Менә минем дә бер генә дә теләгем юк алар белән мәшәкатьләнергә. Өемдә дә гөлләр юк шуңа күрә, чөнки вакытым юк аларны тәрбияләргә, чынлап әйтәм, – дидем.
– Менә сиңа! Әгәр инде синең кебек иң тәртипле күршенең дә уртак эшкә катнашасы килми икән, калганнар турында әйтәсе дә юк! Мин беркемнән дә ярдәм сорамадым, подъездыбызны берьялгызым матурларга булдым. Ә алар артыннан чиратлашып карау авыр эш түгел! – дип ризасызлыгын белдерде.
– Кемгәдер авыр, кемгәдер – юк. Мин аларның биредә үсүләрендә бернинди мәгънә күрмим. Әгәр дә сезгә ошый икән, рәхим итеп карагыз. Әмма башкалардан таләп итмәгез, – дип аңлаттым, да, ашыга идем, үз юлым белән киттем.
Артымнан сөйләнеп калды инде. Олы яшьтәгеләр совет чоры тәртипләре белән яши әле дә, ә бездә инде ул юк. Подъездыбыздагы күпчелек яшәүчеләр дә минем фикердә булачак, белеп торам. Әгәр дә Люба апага кирәк икән ул гөлләр – үстерсен, карасын. Ә калганнардан да моны таләп итәргә кирәкмидер дип уйлыйм. Яки, кемнәрдә теләк бар, үзара бүлешсеннәр әлеге мәшәкатьне, бер сүзе без юк. Килешәсезме минем белән?
Резедә В.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Не согласна. Мы сами себе Рай создавать можем, так почему бы готовые высаженные цветы не полить. Ведь это красота, когда в подьезде на подоконниках цветы растут.
0
0