Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Яңа ел төнендә көлгә әйләнгән итекләр (онытылмас хатирә)

Ул елны Яңа ел киче шулкадәр салкын иде. Күршеләр икесе дә, әллә кайдан килгән сыман, кат-кат киенеп, киез итекләр киеп керделәр. Өстәл әзер, минем Хафиз гармунны да алып куйды. Менә-менә бәйрәм башланырга тора. Клубка та төшеп биеп кайтырбыз, дибез. Ә өстәлне зур якка әзерләдек. Шунда ишек катындагы карлары эреп юешләнгән итекләргә күзем төште...

Фото: ясалма интеллект

Күршеләр белән гомер буе матур гомер иттек һәм Яңа ел җиткән саен яшьлектәге итек маҗарасын искә төшереп көлешеп алабыз.

Без Гөлшат белән икәү бер елны бер урамга, күршегә үк кияүгә чыктык. Яшьли сөйләшеп йөрибез, ирләребез дә күрше булгач, дуслар. Безнең өйдә каенана әни генә. Яңа ел кичендә сез яшьләр, күршеләрне чакырыгыз, дип апаларына кунарга китте. Ул елны Яңа ел киче шулкадәр салкын иде. Күршеләр икесе дә, әллә кайдан килгән сыман, кат-кат киенеп, киез итекләр киеп керделәр. Өстәл әзер, минем Хафиз гармунны да алып куйды. Менә-менә бәйрәм башланырга тора. Клубка та төшеп биеп кайтырбыз, дибез. Ә өстәлне зур якка әзерләдек. Шунда ишек катындагы карлары эреп юешләнгән итекләргә күзем төште. Гөлшат белән иренеке. Мин әйтәм, күршеләр клубка җылы мичтә торган итекләр киеп барсыннар әле, дим. Әни көндез зур мичтә бәлешләр пешергән иде. Җып-җылы мич. Капкачын ачып итекләрне тыгып куйдым. Урта ишекне ябып куйдык та бәйрәм башладык. Көлешәбез, шаярышабыз, ашадык-эчтек. Аннан Хафиз гармун алды, биедек. Инде клубка барып кайтыйк, дидек. Киендек тә, ирем гармунын да асты, җыендык. Күршеләргә: итекләрегез мичтә, җылынып торсын дип куйдым, дим. Гөлшат мич капкачын ачты да карап тора: юри әйтәсеңме соң, ди. Юри әйтмим, анда итекләрегез, дим. Соң монда уты бар, кып-кызыл күмер, ди. Ышанмыйча йөгереп килсәм, чыннан да итекләр юк. Кырыйда янган балтыр кисәкләре генә калган. Аннары карадык, каенанам, ис чыкмасын дип, морҗаны ачык калдырган булган. Без биешкәндә җил исеп, итекләр кабынып киткән, күрәсең. Бер-беребезгә озак кына карашып тордык та, кычкырып көлә башладык. Өйдә иске итекләр бар иде, шуларны киеп рәхәтләнеп биедек. Клубка барып тормадык инде. Икенче көнне күршеләр яңа итекләр алып кайттык, диделәр. Шушы хатирә гомер буе сагынып сөйләрлек булып истә калды.

Кәүсәрия апагыз.

Буа кызлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев