Яшәеш

Татарстанда кемнәр ОСАГО полисын ярты бәядән рәсмиләштерә ала?

ОСАГО полисын рәсмиләштерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы тәкъдим ителгән автомобиль хуҗалары кире кайтара ала.

Дәүләт ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият взносының 50 процентын компенсацияли. Россия Социаль фонды полис хуҗасының гаризасын һәм ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алынган мәгълүматларны 5 эш көне дәвамында карый. Әгәр кирәкле документлар җитмәсә, гаризаны карау вакыты тагын 5 эш көненә туктатылырга мөмкин.

Новый Век


Нет комментариев