Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел юл-урам челтәрен яңарту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу максатларга 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Программа кысаларында асфальт-бетон өслекле юлларга (43 объект), күчмә типтагы өслекле юлларга (43 объект), торак пунктлардагы урамнар һәм юлларга (43 объект), шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдәге юл-урам челтәренә (912 объект) капиталь ремонт үткәрелә. Барлыгы 1 273 километрдан артык җирле юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләр 55 процентка башкарылган.
«Безнең бурыч – юлларның километрларын гына ремонтлау түгел, ә һәр муниципалитетта тормыш сыйфатын яхшырту, республика буенча хәрәкәтне елның теләсә кайсы вакытында уңайлы һәм куркынычсыз итү», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Төп программа кысаларында шулай ук җирле әһәмияттәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү (44,4 км), бакчачылык ширкәтләренә илтүче юлларны (12 км), фермер хуҗалыклары һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын (5 км), шулай ук балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә илтүче юлларны (2 км) ремонтлау планлаштырыла.
2026 елга юл эшләрен финанслауның гомуми күләме 90 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Җирле әһәмияттәге юлларның гомуми озынлыгы 25 523 километр тәшкил итә. Шуның 11 777 километры – асфальт-бетон, 6 257 километры – вак ташлы, 7 488 километры грунт юллар.
Татар-информ
Нет комментариев