Яшәеш

Собянин бүген Чаллыдагы КАМАЗ заводына барачак

Мәскәү мэры Сергей Собянинны бүген-иртәгә КАМАЗның Чаллыдагы заводында көтәләр. Бу хакта «Татар-информ»га предприятиенең матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин хәбәр иткән.

«Конвейер янында көтәбез, берничә минуттан килеп җитәргә тиеш, диләр. Программада – завод белән танышу, хезмәттәшлек мәсьәләләре», – дип җавап биргән Эрик Хәйруллин.

Башкала мэрының визиты иртәгә Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган юбилей тантаналары алдыннан уза.
Сергей Собянин Татарстанга соңгы тапкыр 2019 елда килгән иде. Ул вакытта Мәскәү мэры Иннополиска килде, анда Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Автор: Динара Прокопьева
Татар-информ


Нет комментариев