Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олимпиада җиңүчесе бүләкләнде

​​​​​​​“Кулланучылар хокукын яклау” темасына республика олимпиадасы  2013 елдан бирле уздырыла.

Яшел Үзән районының  мәктәп укучылары анда  алты ел дәвамында актив катнаша. Шушы еллар эчендә 3нче гимназия, 1нче лицей, 14нче лицей укучылары аерылып торып, төрле номинацияләр буенча  грамоталар белән бүләкләнде.

2018 елда “Кулланучылар белемен алуда  активлык һәм максатка юнәлеш күрсәткән өчен” номинациясендә 1нче лицейның X сыйныф укучысы Руслан Малышкин  билгеләнде.

Олимпиада 3 этапта узып, I этапта тест язсалар,  II һәм III этапларда эссе язу һәм билет сорауларына җаваплар бирү булды. Башка еллар белән чагыштырганда олимпиадада катнашучыларның саны арту күзәтелә.  

Соңгы этапка өч кенә укучы калды. Болар: 1нче лицейдан Руслан Малышкин һәм Эмиль Шәрәпов, 14нче лицейдан Аделина Гыйбәдуллина. Шулардан  берсе генә – Руслан Малышкин  җиңүче буларак сайлап алынды.

12 декабарьдә ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова, эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова, 1нче лицей завучы Игор Лебедев  катнашында  олимпиада җиңүчесен бүләкләү булды. Номинация призеры Руслан Малышкин  грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Ә тарих һәм җәмәгать белеме укытучысына ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең “Татарстан Республикасында кулланучылар  белеме системасы үсешенә керткән өлеше өчен” Рәхмәт хаты тапшырылды. Русланны сыйныфташлары да котлап, киләсе олимпиадада катнашырга теләк белдерде. Бу көнне 14нче лицейның тарих һәм җәмәгать белеме  укытучысы  Вера Кашарина да VIII сыйныф укучысы Аделина Гыйбадуллинаны олимпиадага әйбәт әзерләгән өчен шундый ук  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев