Яшәеш

Мошенниклар Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил исеменнән шалтырата ала

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкын аның исеменнән шалтыратучы мошенниклар турында кисәтте.

«Шуны кисәтеп узасым килә: мошенниклар минем исемнән гражданнарга шалтырата, үзләрен мин дип таныштыра һәм янәсе үткәрелә торган тикшерүгә сылтама ясый. Мин андый шалтыратулар ясамыйм», – дип хәбәр итте Сәрия Сабурская.

Мондый шалтырату килгән очракта, мошенникларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә һәм аларның үтенечләрен үтәргә ярамый, дип өстәде ул.

Автор: Алексей Захаров
Татар-информ


Нет комментариев