3–5 сентябрьдә Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына багышланган XVI «Комплекслы иминлек» халыкара салоны узачак.
Салон кысаларында «Янгын сүндерүче Олимпиадасы» ачык ярышлары үткәрелә. Анда реаль янгын сүндерү һәм коткару эшләренә мөмкин кадәр якын булган сигез күнегү комплексы каралган. Ярышларда Россия төбәкләрендәге янгын-коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм чит илләрнең ашыгыч ярдәм хезмәтләре вәкилләре катнаша. Ярышлар катнашучылар килеп теркәлүгә карап, өзлексез режимда уза. Ир-атлар арасында дистанцияне узу буенча абсолют рекорд – 2 минут 26 секунд, хатын-кызлар арасында – 4 минут 21 секунд.
Ярышлар 3 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә башланып, 5 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә тәмамлана. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак.
5 сентябрьдә 9:00дән 16:00гә кадәр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча күрсәтмә чыгышлар булачак. Ә 4 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Россия янгын сагының 380 еллыгына багышланган «Янгын эстафетасы» старт алу тантанасы узачак.
Яшьләр һәм гаилә командалары өчен 10 тематик станцияне берләштергән «Герой бул 3.0» квест-уены оештырыла. Катнашучыларны ашыгыч хезмәтләр эшенә бәйле биремнәр көтә: махсус янгын сүндерү киемен киюдән алып беренче ярдәм күрсәтүгә кадәр. Балалар чарада бары тик өлкәннәр озатуында гына катнаша ала. Нәтиҗәләр көн саен чыгарыла, җиңүчеләр медальләр һәм бүләкләр ала.
3 һәм 4 сентябрьдә «Аэропорт» станциясе янында 7нче буын модульле янгын сүндерү поездын күрергә мөмкин булачак. Ул янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару өчен күпфункцияле комплекс булып тора. «Казан Экспо» павильоннарында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасының янгын-коткару гарнизоны һәм коммерция предприятиеләренең махсус техникасы күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Салонның барлык көннәрендә 10:00дән 17:00гә кадәр кунаклар «Цифрлы янгын гарнизоны» системасының эшен күрә алачак. Катнашу өчен сайтта алдан теркәлү мөмкинлеге ачык.
Татар-информ
Нет комментариев