Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууына багышланган Мәүлет (Мәүлид) бәйрәмен үткәрергә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
«Мәүлид үзе үк максат түгел. Максат – Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүенә шатлану хисен белдерү. Ә шатлану – шәригать күзлегеннән чыгып караганда рөхсәт ителгән гамәл генә түгел, ә һәр мөселманга йөкләнгән бурыч», – дип язган мөфти MAXтагы үз каналында.
Дәлил итеп ул Коръәннең ике аятен китерә. Аерым алганда, «Юныс» сүрәсендә: «Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте белән шатлансыннар. Бу алар җыйган дөнья байлыкларыннан хәерлерәк», – диелә. Шул ук вакытта Мөхәммәд пәйгамбәрнең барлык галәмнәр өчен рәхмәт итеп җибәрелүе турында «Әнбия» («Пәйгамбәрләр») сүрәсендә әйтелә.
«Бу һәм алдагы аятьләрдән күренгәнчә, мөселманнар Аллаһ илчесенең бу дөньяга килүенә шатлыкларын белдерергә тиеш», – дип өстәде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Искәртеп узабыз, быел Мәүлет 24 августтан 25 августка каршы төнгә туры килә. Казанда бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар 29 августта узачак.
Татар-информ
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Нет комментариев