Яшел Үзәндә Королев урамындагы 11Б номерлы йортның өченче подъезды кешеләре кайнар ризык әзерләү, юыну, су кайнату мөмкинлегеннән башка – газсыз яшәде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Мондый шартларда көн итү өлкәннәргә аеруча авыр булды – подъездда яшәүчеләр арасында 89 һәм 90 яшьлек хезмәт ветераннары да бар. Килеп туган вәзгыять турында сөйләп, редакциягә сигез фатир хуҗасы мөрәҗәгать итте. Аларның сүзләренә караганда, 15 июльдә газүткәргечне буяу эшләре башкарылганнан соң, газ бирү туктатылган. Авария хезмәтенә, газ белән тәэмин итүче оешмага, идарәче компаниягә, Дәүләт торак инспекциясенә, прокуратурага, шәһәр администрациясенә һәм, хәтта, Татарстан Рәисенең кабул итү бүлмәсенә күпсанлы мөрәҗәгатьләргә карамастан, мәсьәлә озак вакыт хәл ителмичә калган.
Вәзгыятьне ачыклау өчен без Яшел Үзән Газ хуҗалыгы идарәсенең эксплуатация хезмәте җитәкчесе Илфар Шәриповка рәсми җавап сорап мөрәҗәгать иттек. Җитәкче аңлатуынча, әлеге яшәү өчен мөһим ресурс белән озак вакытлы тәэмин итүне туктатуның сәбәбе техник төзексезлек түгел, ә газ саркып торуы ачыкланган фатирга эләгү мөмкинлеге булмауда икән.
– Газ – ул югары куркынычлы объект. Аның саркып тору проблемасын юк иткәнче, безнең тулаем стоякка газ бирүне яңартырга хакыбыз юк. Бу очракта хезмәткәрләр берничә тапкыр 81нче номерлы фатирга эләгергә тырышып карады, әмма милекче ишекләрне ачмады. Белгечләребез полициягә мөрәҗәгать итте, участок уполномоченныйлары белән хезмәттәшлек итте, әллә никадәр шул урынга бардылар, кирәкле эшләрне башкару мөмкинлеге булсын өчен, хәтта, фатир янында дежур тордылар, – дип сөйләде Илфар Шәрипов.
Аның сүзләренчә, фатирга керү мөмкин булгач ук, белгечләр саркуны туктаткан, тиешле тикшерүләр үткәргән һәм газ белән тәэмин итүне яңарткан. Бүгенге көндә фатирларга газ тулы күләмдә бирелгән. Вакыйга яхшы тәмамланды, әмма вәзгыять үзе уйланырга мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, мондый очраклар без теләгәнчә сирәк күренеш түгел. Газ җиһазлары янына белгечләрне кертмәүче яки аның төзеклеген күзәтми торган бер милекче аркасында, дистәләгән кеше тормыш өчен мөһим коммуналь хезмәтләрдән башка калырга мөмкин. Ә бит газ хезмәтләре фатир ишеген үзләре ача алмый – алар бары тик закон кысаларында гына эш итәргә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә мондый мәсьәләләрне хәл итү еш кына полиция, суд приставлары һәм башка дәүләт органнары катнашуын таләп итә, ә аварияне бетерү шулар аркасында озакка сузыла. Шул рәвешле, бер кешенең җавапсызлыгы тоткыннары булып аның күршеләре – коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләүче балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр тора.
Бу очрак тагын бер кат искәртә: газ җиһазларының куркынычсызлыгы – һәр милекченең җаваплылыгы. Үз торагыбызга никадәр җаваплырак карасак, күршеләребез дә, үзебез дә шулкадәр тынычрак һәм куркынычсызрак яшәрбез.
Нет комментариев