Хезмәт юлымда татар мәктәбен сайлавым, бу – минем йөрәк таләбем. Туган телсез милләт юк, ә мин милләтемнең киләчәге өчен җаваплылык тоям.
Укытучы буларак, мин балаларга белем генә түгел, ә милләтебезнең рухын да тапшырырга телим. Башка фәннәр кебек ук математика дәресләредэ туган телдә алып барам. Минем дәресләремдә балалар туган телдә фикерләргә, хисләрен белдерергә һәм дөньяны танырга өйрәнәләр. С.К.Гыймәтдинов исемендәге гимназиядә балалар үз тамырларын, гореф-гадәтләрен һәм милли кыйммәтләрне беләләр. Татар мәктәбе – ул ике-өч телне камил үзләштерү мөмкинлеге, димәк, киң киләчәккә юл. Менә куп еллар инде,укучыларым математикадан бердәм дәуләт имтиханын бик яхшы биреп, югары уку йортларына уңышлы керәләр.
Татар гимназиясендә укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәтләр гаилә кебек җылы һәм ихлас. Мин ышанам: туган телсез милләтнең киләчәге юк, ә татар мәктәбе – ул киләчәккә салынган иң ныклы кирпеч. Мин үз һөнәрем белән горурланам һәм татар мәктәбендә эшләвемне бәхет дип саныйм.
Тәнзилә Валеева
Математика укытучысы
#мөгаллим
Нет комментариев