Бәрхет гөл – кеше сәламәтлеге өчен файдалы чәчәк
#кирәклекиңәшләр

Бәрхет гөл – кеше сәламәтлеге өчен файдалы чәчәк

БИРЕДӘГЕ ЯЗМАЛАР МӘГЪЛҮМАТ СЫЙФАТЫНДА ГЫНА ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ. ҺӘРТӨРЛЕ ДӘВАЛАНУ АЛДЫННАН, ҺИЧШИКСЕЗ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР!

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Күз явын алырдай булып, янып торган бәрхет гөле искиткеч матур, әйе бит. Соңгы көзгәчә тирә-якка ямь биреп торучы сирәк чәчәкләрнең берсе ул. Бакчабызны җыештырабыз дип, йолкып ташларга ашыкмагыз, һичьюгы чәчәкләрен җыеп калыгыз. Чөнки аның кеше сәламатлеге өчен файдасы да бик зур.

Бәрхет гөле чәчәкләре каротиноидлар (лютеин, каротин), эфир мае (цитраль), витаминнар (С, Е, В9), минераллар (тимер, магний, цинк, фосфор) һәм флавоноидларга бай.  

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Күз сәламатлеген саклау

Анда лютеин күп. Лютеин – күзнең челтәр катлавы өчен мөһим антиоксидант. Ул күз тукымасын кояш нурларыннан саклый, катарактаның һәм яшькә бәйле күрү начарлануны кисәтә.

Иммунитетны күтәрү

С витамины, фитонцидлар һәм эфир майлары булганга, вируслар һәм бактерияләргә каршы тора. Чәчәкнән ясалган чәй һәм төнмә салкын тию, грипп, ОРВИ кебек авыруларның профилактикасында ярдәм итә, организмны инфекцияләргә каршы ныгыта.

Яраларны төзәтү һәм тире авырулары

Бәрхет гөл чәчәгеннән ясалган май яраларны, пешкән урыннарны төзәтү өчен кулланыла. Ул кан туктату һәм антисептик тәэсиргә ия. Шулай ук майлы тирегә дә файдалы – аны чистарта һәм ялкынсынудан коткара.

Йөрәк-кан тамырларына ярдәм

Составындагы антиоксидантлар кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын ныгыта. Каротиноидлар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм инсульт куркынычын киметә.

Ялкынсынуга каршы тәэсир

Үсемлектәге тритерпеннар һәм стероидлар ялкынсынуга каршы тәэсир итә. Бу аны буыннар авыртканда һәм артриттан хәлне җиңеләйтү чарасы буларак кулланырга мөмкинлек бирә.

Нерв системасын тынычландыру

Бу чәчәктән ясалган ванналар нерв системасын тынычландыра, стресслар һәм борчылу халәтләрендә ярдәм итә, рухи арыуны бетерә. Халык медицинасында аны невроз һәм депрессия вакытында да кулланалар.

Паразитларга каршы көрәш

Чәчәк компонентлары эчәлектәге паразитларның үрчүен туктата. Халык медицинасында төнәтмәсен кулланалар.

Ашкайнату системасына тәэсир

Чәе ашказаны «колик»ларын һәм диареяне җиңеләйтә, ашказаны-эчәк юлы эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук ашказаны асты бизе эшчәнлеген нормальләштерүдә ярдәм итә дип санала.

Фото: редакция архивыннан

Бәрхет гөл – файдалы үсемлек булса да, көчле аллергияле кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ике яшькә кадәрге балаларга аңардан ясалган чаралар куллану тәкъдим ителми. Ашказаны-эчәк трактының кискен авыруларында да сак булу кирәк. Зур дозаларда ашказаны лайлалы тышчасын ярсытырга мөмкин.


Нет комментариев