Бакчабыздагы гөрләп уңган уңышларыбызны җыеп бетердек, әммә кышкы саклауга да куелмаган һәм ташларга да жәл, бик үк матур булмаган яшелчәләр үз сәгатьләрен көтеп ята әлегә. Алардан ашларга салырга иң гади кыздырма әзерләргә була.
Фото: ясалма интеллект
Вак кишер, бик үк рәвеше килешеп бетмәгән суган, инде йомшара башлаган татлы борычны куллану өчен менә дигән ысул.
1 кг кишер, 500 гр суган, 300 гр татлы борыч, 100 мл үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк булыр.
Яшелчәләрне юып, чистартырга. Кишерне эре кыргычтан уарга, суган белән борычны вак шакмаклап турарга. Табада яки казанда, үтә күренмәле халәткә кергәнче, суганны кыздырырга. Аннары кишер белән татлы борычны кушып, уртача утта 15-20 минут барысын бергә пешерергә. Тәменчә тозларга. Әзер булгач, суытырга һәм порцияләп пакетларга тутырып, катырырга. Яки стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Саклансын өчен, 1 л тирәсе массага 1 а.к. аш серкәсе салып болгатырга кирәк булачак.
Нет комментариев