Сездән урлаганны яшерү өчен, буяу бирегез әле... (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Сездән урлаганны яшерү өчен, буяу бирегез әле... (редакциягә килгән хат)

Хәзер велосипедларны учетка куялар, бик дөрес уйланылган нәрсә дип саныйм. Эзләп табарга ниндидер ышаныч бар хет. Ә менә мин балачакта андый нәрсә юк иде. Урланган әйбереңне табам димә инде. Шулай да, абый белән икебезгә бер булган велосипедны танып, кире кайтару вакыйгасы хәтердән чыкмый, балачак хатирәсе булып саклана. Сезнең белән дә уртаклашыйм әле, дип, уйладым.

Бу туксанынчы еллар иде, миңа ун яшь. Җәйге каникулымны дәү әни янында, авыл өендә уздыра идем. Ул мин әти-әниләрем белән яшәгән күпфатирлы йорттан бер чарымнар тирәсе ераклыкта Гари авылында гомер кичерде.

Һәр иртәдә абый белән «Десна» сәвит велосипедына атланып, яраткан дәү әниебез янына элдертә идек. Абый, гадәттә, рульдә, мин артта багажникта аңа тотынып утырам. Кичен шул ук юл белән, кунарга әти-әни янына кайтабыз. Биш катлы хрущевканың икенче катында яшибез. Лифт та, гараж да юк, шуңа «Десна»ны фатирга өстерәп менәбез, балконга чыгарып куябыз. Бер көнне, нишләптер, шулай итәргә онытканбыз. Велосипед беренче белән икенче кат арасындагы баскыч мәйданчыгында калган. Берничә сәгатьтән соң искә төшереп, алып керергә чыктык. Тик яраткан «Десна»быздан җилләр искән, кемдер урлап киткән иде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Безнең белән бер баскыч читлегендә яшәгән Марс турында бераз сөйләп китим.

Марс наркотиклар сата иде, аның янына түбән тәгәрәгән егетләр чираттагы доза сорап килә. Ул бик куркыныч вакытлар иде: кайберәүләр прәме подъездда ук кадый, шприцларын шунда ташлап калдыра. Минем хәзер дә исем китә, фатирыбыздан бер адымда гына коточкыч эшләр майтарылып ятканын белә торып, әти-әни безне мәктәптән ничек көтеп алды икән?

Безнең йорт артында нәрсәдер төзи башлаган иделәр, тик СССР таркалды һәм әлеге корылма да куллануга тапшырылмыйча калды, әкренләп үзеннән-үзе ишелә башлады. «Стройка» (без аны үзара шулай дип атадык) норкаманнар өчен бик уңайлы урын булды. Алар анда сәгатьләр буе яталар, кайсыберләре беренче катында кунып та кала. Куркыныч вакытлар, әйтәм бит.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Менә шул. Әти белән әни велосипедны Марс урлаган дип шикләнде.

Әмма, кем әйтмешли, тотылмаган – бур түгел. Атналап узгач, наркота сатучы безнең ишекне какты. Буяу сорап. Без аңа, әти заводтан алып кайткан, бер банка соры буяу бирдек.

Ай узгандыр, әти урамда безнең «Десна»да җилдерүче егетне очрата. Ул без Марска биргән теге төскә буялган була. Башка төскә карамастан, үзебезнең велосипедны без меңнәр арасыннан да таныр идек. Абый тырышы-тырыша көпчәкләренә беркеткән рәсемле катафотлар һәм безгә билгеле булган урыннардан кыршылган утыргычлы велосипед бары тик бездә генә.

Әти тегене туктаткан да: «Милициягә барырга теләмисең икән – велосипедны бир, ул минеке», - дигән. Егет ризасызлыгын белгертә башлаган. Сүзләренә караганда, ул аны шактый зур суммага сатып алган. Әти үз сүзендә нык торган, милициягә хәбәр итәм, дигән. Шулай итеп, яңа хуҗасы безнең карлыгачыбызда бик аз вакыт кына йөреп калган.

Абый белән безнең шатлыгыбыз эчебезгә сыймады!

Әти белән әнинең сөйләшкәннәрен бик яхшы хәтерлим: алар күршебез Марсның оятсызлыгына шаккаткан иде. Велосипедны урлавы гына җитмәгән, аны буяп сатар өчен буяуны бездән сорарга кыюлык итүе – бөтенләй башка сыймаслык наглость. Менә шундый битен юмаган кешеләр дә бар арабызда.

Бу вакыйга кызык та, кызганыч та. Без үзебез гел көлеп искә алабыз. Ә Марсның язмышы аяныч тәмамланды. Андыйлар җирдә озак яшәми инде. Нишләтәсең, үзләре сайлаган юл…

Лариса Иштуганова. Яшел Үзән


Нет комментариев