Кичә Фиргать хәзрәтнең изге, ихлас теләкләре белән башланып китте.
Аннан соң мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һәм мәктәп укучылары бергәләп әзерләгән матур концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде.
Җыр-моң, шигырьләр, җылы сүзләр белән үрелеп барган кичәдә һәркем үзенә күңел җылысы алды. Бәйрәм мул чәй табыны артында дәвам итеп, ихлас аралашу, матур хатирәләр һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды.
«Мондый очрашулар өлкәннәребезгә хөрмәтебезне белдерү, алар белән аралашып, күңелләрен күтәрү өчен бик мөһим. Кичәбез матур хатирәләр булып күңелләрдә озак саклансын», — дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев