Татарстанда 2024 елның дуңгыз гриппы эпидемиясе кабатлануы көтелә
Яшәеш

Татарстанда 2024 елның дуңгыз гриппы эпидемиясе кабатлануы көтелә

Эпидемиологлар фаразы буенча, Татарстанга дуңгыз гриппы дулкыны киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Без фактик рәвештә H1N1 гриппы китереп чыгарган 2024-2025 еллар эпидемиясен көтәбез – бу дуңгыз гриппы. Ул яшен тизлегендә баруы һәм үпкәләрнең ешрак зарарлануы белән характерлана һәм, шуңа бәйле рәвештә, пневмониянең авыр формаларын китереп чыгара», – диде Лопушов.

Табиблар риск төркеменә керүчеләрне – хроник авырулары булганнарны, өлкәннәрне, йөкле хатын-кызларны һәм кечкенә балаларны – активрак вакцинацияләргә чакыра.

Татар-информ


Нет комментариев