Татарстан табиблары шеш белән зарарланган сидек куыгын робот ярдәмендә алдылар
Яшәеш

Татарстан табиблары шеш белән зарарланган сидек куыгын робот ярдәмендә алдылар

Татарстан табиблары беренче тапкыр шешле сидек куыгын робот-ассистентлы ысул белән алдылар. Бу хакта МАКСта ТР Сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, проф. М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерына килгән 71 яшьлек ир-атта 5кә 5 сантиметрлы, май тукымасына үскән сидек куыгы шеше булган. Тикшерүдән соң табиблар иң катлаулы урология операцияләренең берсен – берьюлы ортотопик пластика белән цистпростатэктомия үткәрергә карар иткәннәр.

Хирурглар сидек куыгын һәм простата бизен алганнар, аннары нечкә эчәк өлешеннән сидек өчен яңа резервуар ясаганнар. Робот куллану ярдәмендә шундый катлаулы операцияне зур кисемнән башка, кечкенә тишекләр аша башкарып чыкканнар.

«Безнең өчен шешне алу гына түгел, ә сидек бүлеп чыгару системасының эшен шунда ук торгызу да мөһим иде. Бу пациентка тормыш сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде №6 онкология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкаручы Георгий Басиашвили.

Татар-информ


Нет комментариев