Олы Шырдан җирле үзидарәсе башлыгы Ирада Камалова, авылдашыбыз Рәдиф Шакиров һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 55 авылдашыбызга бүләкләр өләшеп чыктык.
Бүләкләр алырга матди ярдәм күрсәткән депутатларга һәм бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләргә зур рәхмәт! Шулай ук авылыбызның өлкән укытучыларын Укытучылар көне белән дә тәбрикләп, изге теләкләребезне җиткердек.
«Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен!» — дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев