Татарстанның Тукай районында агрессив песи ике хатын-кызга һәм сакчыга ташланган. Котыру лабораториядә расланганнан соң, Яңа һәм Калмаш торак пунктларында 60 көнлек карантин кертелергә мөмкин. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Ленар Хайбуллин хәбәр итте, дип яза «Вести Камаза».
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Беренчел мәгълүматлар буенча, башта хайван Калмаш бистәсендә хатын-кызга ташланган. Аннары күрше Яңа бистәсенә күчкән һәм сакчыга ташланган. Ир-ат хайванны тотарга өлгергән.
Белгечләр песидән алынган пробаларны тикшергәннәр һәм котыру вирусы булуын раслаганнар. Хәзерге вакытта ветеринария хезмәтләре районның шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында, шулай ук предприятиеләрендә авыруга бирелешле хайваннарны ашыгыч вакцинациялиләр.
Карантин кертелгән очракта, ике бистә территориясендә чикләүләр гамәлдә булачак. Аерым алганда, котыруга бирелешле хайваннарны кертү һәм чыгару, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү, шулай ук авыру учагына чит кешеләрне кертү тыелачак.
Хайван хуҗалары авыруга беренче шик туганда ветеринарларга тикшерү өчен тапшырырга тиеш булачак. Тешләгән хайваннарны күзәтү чорына изоляцияләргә, ә профилактик прививкаларны вакытында ясарга кирәк.
Татар-информ
Нет комментариев